Биредә планда каралган чараларны гына уздырып калмыйлар, үзләре дә нинди дә булса тамаша оештырырга тырышалар. “Җырлап яшибез“ фестиваль-конкурсы әнә шундыйларның берсе. Аны Шәдче авыл җирлегенә кергән торак пунктларның үзешчәннәре арасында уздырганнар. Һәр авылның концерт программасын Шәдче мәдәният йортында тамашачылар гына түгел, район мәдәният йорты белгечләреннән торган мәртәбәле жюри да бәяли. Бәйгедә катнашучылар вокал, нәфис сүз, хореография һәм ирекле номер номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. –Фестиваль-конкурс алты көн барды. Аңа Юкәче авылы үзешчәннәре старт бирде һәм шәдчелеләр нокта куйды. Шунысы игътибарга лаек, һәр торак пункты концертка сәнгать өлкәсендә танылу алган якташын яисә башка кешене чакырырга тиеш иде. Юкәчелеләр, мәсәлән, Олег Фазылжанны чакыртып, чыгышларын баеттылар. Ямаш авылына җыр сәнгатендә инде танылу алган бертуган Рәзилә һәм Рәмилә Батыровалар, шәдчелеләргә исә “Бәрмәнчек“ дәүләт керәшен фольклор ансамбле алып баручылары – Светлана һәм Евгений Максимовлар ярдәм иттеләр. Ташлыяр авылы үзешчәннәренең чыгышларына “Татар моңы“ фестивале лауреаты Руслан Хәсәнов ямь өстәде. Шәдче башына авылдашлары, педагогия институтында белем алучы Алена Евдокимова зур таяныч булды. Кызганычка каршы, вахитлеләргә киләсе кеше билгеле бер сәбәпләр аракасында кайта алмады, – дип сөйли Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков. Аның әйтүенчә, фестиваль-конкурстагы һәр авыл чыгышында Шәдче авыл мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы булган. Концерт номерлары юмор белән дә баетылган. Араларында күренекле шәхесләргә пародияләрне дә күрергә туры килә. Фестиваль-конкурс нәтиҗәләре буенча, анда җиңүче авыл мәдәният учагы бильярдка ия булачак, икенче-өченче урыннарны алучылар өстәл теннисы һәм музыкаль үзәк белән бүләкләнәчәк.