ВАТАНГА ТУГРЫ ХЕЗМӘТ ИТӘЛӘР.

2018 елның 20 апреле, җомга

–Андрей Владимирович, районыбызның хәрби комиссариаты тарихына кыска гына сәяхәт ясап алыйк әле. –Хәрби эшләр буенча Ма- мадыш өяз хәрби комиссариаты 1918нче елның 15нче апрелендә губерна, өяз, волость хәрби комиссариатлары оештыру турындагы Декрет чыкканнан соң барлыкка килә. Аның беренче комиссары булып Иван Степанов билгеләнә. Учреждениенең структурасы кызыклы: хәрби җитәкче, хәрби эшләр буенча беренче һәм икенче комиссарлар. Ул биш бүлектән торган: гомуми идарә, агитация-яллау, оештыру һәм өйрәтү, учет һәм гомуми. Коллективның составы 93 кешегә җиткән чаклар да була. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк – хәрби комиссариатлар буш урында барлыкка килмәгәннәр. Дмитрий Милютин реформасы буенча 1887нче елда ук инде Мамадыш өязендә хәрби ведомостволар пәйда була. Октябрь инкыйлабыннан соң комиссариатлар шулардан башлангыч алалар. Өяз территориясендәге барлык көчләр һәм чыганаклар комиссариатлар карамагын- да була. –Димәк, өязнең тормышы хәрби комиссариатларда тупланган булып чыга? –Шулай дип әйтергә була. Биредә бөтен эшчәнлек белән дә шөгыльләнәләр. Әлеге документларга күз салыгыз әле (аларның төп нөсхәләре төбәкне өйрәнү музеенда, хәрби комисса- риат аларны якын киләчәктә санлы форматка күчерергә җыена). Безнең алдыбызда 1918нче елның 7нче октябрендә Мамадыш шәһәре гарнизоны буенча кабул ителгән 6нчы санлы боерык. Аңарда Красная Горка, Кече Кирмән һәм Иске Комазан волостьларында эпиде- мик авыру (тиф куркынычы белән) барлыкка килү сәбәпле, барлык частьларның начальникларына һәм командирларына биналарның һәм кешеләрнең чисталыкларына ныклы күзәтү бул- дырырга, вартеклозетларда һәм чүплекләрдә чисталык урнаштырырга кирәклеге әйтелә. Авыруларны ачыклау, аларны сәламәт кешеләрдән аеру өчен җаваплылык гарнизонның санитар бүлеге мөдире Кляшевка йөкләнә. 1919нчы елның 28нче июлендә чыгарылган тагын бер боерык. Анда өязнең төрле волостьларында тоткарланган ун кызылармияче-дезертирны провиантка кертергә, диелә. Казан губерна хәрби комиссариаты боерыгын үтәү йөзеннән 1919нчы елның 21нче августындагы боерыкта “барлык хәрби ко- миссарларга һәм өяз Совет милициясенең подотдел мөдирләренә Мамадыш өязендә яшәүчеләрдә Кызыл Армиягә яраклы чаналар, ат җигү кирәк-яракларын тулысынча барлап чыгарга һәм исәпкә алырга“ кушыла. Игътибар итегез: “Исәпкә алганда чаналарның һәм ат җигү кирәк-яракларының гамәлдәге базар бәяләрен ачыкларга.“ Документлардан күренгәнчә, сүз монда канлы режим турында алып барылмый. –Әмма алга таба тарих хәрби комиссарларның еш кына алышынуларын күрсәтә... –28нче июньнән комиссариатны Шәмсетдин Хисаметдинов, ә 3нче сентябрьдән 110 кешелек РККА отряды оештырган Александр Дымолазов җитәкли. Аннары әлеге урында без “Албай Чапае“ – Степан Домолазовны күрәбез. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашканы өчен ул Георгий тәресе ме- дальләре белән бүләкләнә. Гражданнар сугышы вакытында өч Хәрби Кызыл Байрак орденына лаек була. Мамадыш хәрби комисса- риатыннан соң Степан Васильевич 1923нче елда ун ай республика хәрби комиссариатын җитәкли. Ул 1937нче елда репрессиягә эләгә һәм атып үтерелә. Унтугыз елдан соң реабилитацияләнә. Аның эшчәнлеге турындагы документлар, хәтта республика архивларыннан да юкка чыккан. Кызганычка каршы, аның исеме Татарстан хәрби комиссариатының 80 һәм 85 еллык юбилейларына багышлап чыгарылган китапларда да юк. Әмма мамадышлылар аны беркайчанда да онытмадылар. Минем шәхси инициативам буенча, архив чыганаклары белән эшләгәннән соң, аның турындагы мәкалә портреты белән быелгы юбилейга багышлап чыгарылган “Жизнь посвященная Отечеству. Военные комиссары Республики Татарстан“ китабында дөнья күрде. –Район хәрби комиссариатының үзенең төп миссиясен үтәве – халык һәм дәүләт сагында һәрчак намус белән торуы һәр дәвердә ачык чагыла. –Ә нинди масштаблы бурычлар куелган?! 1939 ел – хәрби бурыч турында закон гамәлгә керә. Бөек Ватан сугышы: 16 меңнән артык мамадышлы фронтка китә, аларның яртысыннан артыгы яу кырында башын сала. Мамадыш җире Ватаныбызга дүрт Советлар Союзы һәм Россия Герое бирә. Хәрби комиссариатлар кешеләрне мобилизацияли, яңадан укыта. Ватанны саклап калалар. Аннары – массакүләм демобилизация, шәхси составны оператив рәвештә кабул итәргә, эшкә урнаштырырга кирәк… Еллар узган саен – Венгрия, Әфганстан, Чернобыль, Чечня … Хәрби комиссариат тарихы – илебез тарихы, кешеләр язмышы ул. –Һәм тагын җәйге чакырылыш. Бүгенге көн турында да сөйләшеп алыйк инде. –1нче апрельдән 15нче июльгә кадәр Мамадыш район хәрби комиссариатына хәрби хезмәткә 58 кеше җибәрергә кирәк. 18 - 27 яшьлекләрнең сәламәтлекләрендә тайпылышлар, хөкем ителүләре, чакырылыштан рәсми кичектерелүләре булмаска тиеш. Хезмәт итү срогы – 12 ай. Хәзерге вакытта хәрби комиссариатта медицина комиссиясе эшли. Кагыйдә буларак, мамадышлылар яхшы физик әзерлекләре һәм дисциплиналылыклары белән аерылып торалар. –Быелгы язгы чакырылышның үзенчәлекләре бармы? –Артык үзгәрешләр юк. Биш ел элек хәрби хезмәткә чакырылучыларны фәнни роталарга (алар бөтен Россиядә барлыгы 12 генә) сайлап алганнар иде. Быел бер кандидат кибер-гаскәргә билгеләнде. Анда сайлану өчен бик катгый сынаулар узарга кирәк. Егетнең барысы да яхшы булыр, дигән өметтә калыйк. Бер призывник Преображенск полкына үтте. Егетләрнең күбесе Кораллы Көчләр сафларына техникумнар һәм югары уку йортлары тәмамлагач озатыла. –Бүген дә, бер гасыр элек кебек үк, район хәрби комиссариаты халык мәнфәгатьләрен кайгырта, районның башка оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә... –Әлбәттә, район хәрби комиссариаты алдына куелган җитди бурычларны үтәгәндә безгә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, аның урынбасары Ришат Сәмигуллин катнашыннан, ярдәменнән башка бик авыр булыр иде. 100 еллык юбилей якынлашып килгәндә, безнең 17 кешелек коллективыбызны, барлык ветераннарны, хәрби хезмәт үтүчеләрне һәм үткәннәрнең барысын да әлеге истәлекле дата белән тәбрик итәм. Ватанга хезмәт итәбез!

Әңгәмәдәш - НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International