Ничек өлгерә, диген?!

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Күрше Арташ авылыннан йөреп, тырышып укыды, дәресләрен һәрчак әзерләп килә иде. Инде бик озак еллар ике авылга – Урта Кирмән һәм Арташ халкына медицина ярдәме күрсәтә. Ничек өлгерә, диген! Быелгы ел башыннан аз гына вакыт эчендә авыл халкын оешкан төстә автобус белән район үзәк хастаханәсенә диспансеризациягә алып барып кайтты. “Үзебез генә булсак, бүлнистә адашып, чиратта утырып, көн үткәреп йөрер идек, барысын да алдан аңлатып, бәбкәләрен иярткән ана каз шикелле, кулдан җитәкләп, диярлек йөртте, рәхмәт төшкере!” – диделәр. Әле шушы араларда гына безнең авыл пенсионерлары Мамадышта “Кайгырту” социаль комплекслы тернәкләндерү үзәгендә бик күңелле һәм рәхәт ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайтты. Монысына да безне авылдан Эльмира Илдусовна оештырып җибәрде. Һәммәбез өчен җан ата. Беркайчан ФАПта тыныч кына утырып тормый, һәрчак авырулар арасында кайнаша, аның өчен беренче планда – кеше. Эльмираның уенда гел кешеләргә яхшылык эшләү, игелек кылу. Гомумән, аның турында берәүдән дә начар сүз ишетмәссең. Бу турыда Арташ медпунктының “Рәхмәтләр һәм тәкъдимнәр дәфтәре”нә дә күпләр тарафыннан язылган. Мәсәлән, Сәвия Хәйретдинова болай ди: “Мин Эльмираны авылдашларга Аллаһы Тәгаләнең сөеп биргән бер бүләге!” – дияр идем. Авыл картая бара. Күбебез аның ярдәменә мохтаҗ. Ул һәрберебезгә төрле вакытта килергә әзер. Белеме, тәҗрибәсе, ачык йөзе, тәмле теле белән дә дәвалый. Ул – үз эшенең остасы. Ак халаты кебек күңеле чиста, аканың. Авылыбызда шундый фельдшерыбыз булуы белән без бәхетле һәм аңа зур рәхмәт!” Зәкия Гәрәеваның шактый зур язмасында түбәндәге юллар бар: “Мин күп еллар кан басымы белән авырдым. Буран-яңгыр, төн уртасы, дими, безгә менә. 2016нчы елда билем белән нык интектем, гел йөрмәскә әйләндем. Буранда кар көрт-ләренә бата-бата менеп, уколын салды, массаж ясады, тәки төзәтте бит билемне. Беренчесе – Аллаһы Тәгалә булса, икенчесе – ул. Йөзендә–нур, кулы – шифа. Тормыш иптәше – Рөстәме дә бик яхшы, кешелекле, ярдәмчел бит аның. Сөбханалла! Сокланып туймаслык бәхетләре югалмасын, дип телим, кешеләргә кылган игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!” Әйе, Рөстәме – аның уң кулы. “Ашыгыч ярдәм” машинасы урынына авы- рулар янына алып барган чаклары күп. Кызлары Илүзә дә әнисе сукмагыннан атлый. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, үзебезнең Мамадыш район үзәк хастаханәсенә эшкә кайтты. Ул - функциональ диагностика табибы. Эльмира Илдусовна 2014нче елда республика күләмендә уздырыла торган урта белемле медицина хезмәткәрләре конкурсында “Иң яхшы фельдшер” номинациясендә икенче урын яулап кайткан иде. 2016нчы елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәтенә лаек булды. Шәфкать туташыбыз белән горурланабыз, аны яратабыз, сау-сәламәт булып, озак еллар хезмәт итүен телибез. Шундый мәрхәмәтле, игелекле бала үстергәннәре өчен авыл халкы аның әти-әнисе Илдус белән Венерага да мең рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International