Совет урамы үзгәрешләр көтә

2018 елның 20 апреле, җомга

Шәһәребезнең “Диләрә“ кафесында Совет урамындагы территорияләрне үстерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы узды. Ул бик җылы әңгәмә рәвешендә барды.

Фикер алышуга Совет урамында яшәүчеләр, эшмәкәрләр, укытучылар, интеллигенция вәкилләре, хәтта укучылар да килгән иде. Архитектор Айсылу Вәлиуллина анда алдагы очрашуда катнашучыларның фикерләрен искә алып үзгәртелгән үзәк урамыбызны төзекләндерү концепциясен тәкъдим итте. Бу очрашулар уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларга Бөтенроссия конкурсы кысаларында бара. –Территория активлаштыруга мохтаж. Төзекләндерүнең максаты – аны матуррак һәм уңайлырак итү, – диде Айсылу Вәлиуллина. Тикшеренүләр, сораштырулар үткәрелгән. Үзәк мәйданда ярминкәләр үткәрелеп килгәнлектән, район мәдәният йорты каршында павильоннар артачак. Беренче скверга балалар өчен өстәмә аттракционнар урнаштырыла. Шунда ук “Аналар бүлмәсе“ белән санитар узел да төзеләчәк. Хәрби комиссариат каршындагы сквер үсмерләргә һәм яшьләргә багышлана. Анда төрле тренажерлар урнаштыру каралган. Ә хәзерге Фәрит Яруллин һәйкәле урынында төрле очрашулар үткәрү өчен, амфитеатр һәм сәхнә урнаштыру планлаштырылган. Мәңгелек ут һәйкәлен үзгәртеп ясау каралган. Туган якны өйрәнү музее каршында Николай Фигнер скверы була. Урамның Нократ ягындагы башында – элекке Ленин бакчасында яңадан Троица соборы калкып чыгачак. Концепциядә чернобыльчеләр аллеясын да үзгәртеп ясау каралган. Туган якны өйрәнү музее директоры урынбасары Светлана Потапова Хәтер аллеясындагы каһарманнар һәйкәлләренең язмышы белән кызыксынды. “Татарстан колхозчысы“ танк колоннасын төзүгә акча керүчеләргә куелган танкны ул мәйданнан күчермәскә иде“, – диде. –Каһарманнар һәйкәлләре урынында кала, – диде архитектор. Композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе директоры Ольга Хәсәнова: “Фәрит Яруллин һәйкәлен сәнгать мәктәбе каршындагы хәзерге чәчәкләр утырту өчен ясалган тимерчыбык арфа урынына күчерсәң яхшырак булачак. Бу – безнең бөтен коллективның теләге“, – диде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов: “Совет урамы территориясендә бизнес вәкилләре күп. Аларга йортлар фасадларының тарихи йөзен сакларга тәкъдим ителсә яхшы булыр иде“, – диде. Районның баш архитекторы Рамил Миннеханов урамның буеннан-буена таштан ясалган киртәләрне саклап калу ягында булуын җиткерде. Мәктәп укучылары чернобыльчеләр аллеясына төшәргә, инвалидлар өчен үтемле мохит буенча баскыч кирәк булуын әйттеләр. “Район мәдәният йорты янындагы стенаны кеше янында фотога төшәрлек итеп ясарга иде“, – диделәр.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International