Апрель аенда бакча кышкы йокысыннан уяна, моны күп бакчачылар түземсезлек белән көтә. Күпләрнең тәрәзә төпләрендә помидор, борыч һ.б. яшелчә, чәчәк үрентеләре үсеп утыра. Апрельдә кар эреп бетә. Бакчаны бик таптамый гына агач-куакларны көздән җиргә таба бөгеп эләктереп куйган элмәкләрдән арындырырга, куе ботакларны сирәкләргә кирәк. Ботак кисүне кәүсә буйлап су йөгерә башлаганчы башкарырга кирәк. Ул, гадәттә, апрельнең икенче яртысында була. Кура җиләгенең җиргә бөгелгән сабакларын күтәрегез, артык куеларын һәм авыруларын, очы туңганнарын кисеп ташлагыз. Әгәр көздән өлгермәгән бул- сагыз, карлыган һәм крыжовник куакларын да формалаштырырга онытмагыз. Каты салкыннар куркынычы бетсә, бакча җиләген дә ачарга вакыт җитә. Түтәлне чистартырга, карт җиләк куакларын төпләргә һәм яндырырга киңәш ителә. Көздән калган яфракларны һәм яшелчә сабакларын тырмап, компост өеменә салыгыз һәм шул өемне кыяр утырту өчен түтәл итеп әзерләп куегыз. Кара карлыган куагында артык бүртенгән бөреләр күренсә, димәк, аңа бөре талпаны урнашкан дигән сүз. Андый бөреләрне, кирәк булса, ботакны тулысынча яндырыгыз. Җимеш агачларын, шулай ук кура җиләге, крыжовник, карлыган куагын нитрофен эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Әгәр көннәр җылы торса, апрельдә кайбер яшелчәне утырта башларга мөмкин. Ай азагында туфракны әзерләп, салкынга чыдам булган культуралардан – редис, торма, шулай ук, җәй башында ук куллану өчен кишер, петрушка, сельдерей, пастернак һәм шалканны ачык грунтка чәчәргә мөмкин. Бу төр яшелчә утыртылган түтәл өстенә япма капласагыз, орлык тизрәк тишелер. Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Апрель урталарыннан соң, утыртырга өч атна чамасы кала, орлык бәрәңгесен баздан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайда яровойлаштыру өчен таратып куярга кирәк. Көзен туңга казып калдырылган кишәрлекләрне (гадәттә, апрельнең икенче яртысында) тырмалап, дым каплаталар. Шунда ук органик һәм минераль ашлама кертәләр.