Казанга чираттагы сәяхәтем таксида медицина хакында булган сөйләшүләр белән истә калды. Кунакта йокы туймаганлыктан, мин юлда азрак черем итәргә уйладым. Машина йөртүченең клиентлары - минем кебек балаларында кунакта булучылардан тыш, шифаханәләрдән кайтучылар. Таксида республика клиникаларына баруы бик җайлы. Кабул итү башланганчы алып килеп җиткерәләр, кире өеңә кайтып китәргә дә өлгереп була. Республика клиник шифаханәсеннән кайтучы хатын-кызларның үзара сөйләшүенә уянып киттем. –Кабинет ишек төбендә торучы хатын минем якка борылып, ниндидер үпкә сүзләре белдерде. Җиде айлык көмәне булган бу яшь ханым бик борчулы иде. Чират көтүчеләрнең берәрсе аны кыерсытмады микән, дип як-ягыма карадым. Күрәсең, авыруны тикшергән вакытта табиб кабинетының ишеген ачма, дип кайсыдыр аңа шелтә белдергән иде. Йөрәккә ультратавыш белән тикшерү үткәрә торган кабинет иде бу, – дип дәвам итте ул сүзен. – Үпкә сүзләреннән соң авырлы хатынга игътибариттем. Ул үзе генә түгел, юлдашы – олырак яшьтәге икенче бер хатын-кыз. Алар табиб белән сөйләшергә тырышып карасалар да, булдыра алмадылар. Март аенда аның бәби табар вакыты җитә икән, ә тикшеренүгә аны апрель аена язганнар. Шулай итеп бернәрсә дә майтара алмыйча кире үз районнарына кайтып та киттеләр алар. Китәр алдыннан яшь хатын минем янга килеп гафу үтенде. Аңа нәрсә дип ачуланыйм инде? Ул бит бәби көтә, сәламәт бала... Машинадагы күршем уйга батты. Әйе. Хәзер бит күп кенә тикшеренүләрне бары тик зур диагностика үзәкләрендә генә үтеп була. Бәлки бу яшь хатынның йөрәк белән проблемалары бардыр, шуңа да район табиблары анда югарырак квалификацияле белгечләр белән консультация үткәрергә уйлаганнардыр. Тик ни кызганыч... түләүле тикшерү үткәрергә акча юк. –Миңа балаларым полис сатып алдылар, - дип дәвам итте юлдашым. –“Ак Барс“ иминият компаниясендә. Бер көн эчендә тикшерендем. Кызганыч, кайбер анализларны түләүле тапшырырга туры килде. Табиб дөрес кушкандыр дип ышанасы килә, чөнки ул анализларны РКБда ясамыйлар, башка түләүле клиникаларда гына тапшырырга була. Авырулар хәзер медицинаны сүгәләр. Ни- чек сүкмисең инде, мондый хәлгә калсаң. Казанга килер өчен акча кирәк, кайда да булса төн куну – бушка түгел. Тикшеренер өчен түләргә, ә аннары даруханәгә барырга – янәдән акча. Сүз минем каныма сеңгән өлкәгә кагылгач (медицинага 40 ел гомеремне багышладым), йоклап була димени! Уйларым 70-80нче елларга барып тоташты. Ул вакытта югары технологияле аппаратуралар юк иде, әмма барысы да бушка булды. Хәзер табибка интернет аша гына язылырга мөмкин. Монысы сөендерә, әлбәттә. Фикеремне уйлап бетерергә дә җитешмәдем, шифаханәдән кайтучы икенче юлдашым сөйли башлады. –Үзебезнең шифаханәдә Казанга юллама бирделәр, регистратурада табибка язылырга куштылар. Барып бастым, чиратюк. Регистратурадагы кыз интернет аша белгечкә язылыр өчен документларымны алды, бик озак көткәннән соң, киләсе айның уртасына кадәр язылып булмавын әйтте. Бу – февраль башлары иде. Ул, язылу мөмкинлеге булуга хәбәр итәрмен дип, минем телефон номерын алып калды. Ун көнләп көттем мин. Авыртуым басылмады, шуңа күрә түләүле кабул итүгә язылырга тәвәккәлләдем. Өстәвенә, түләүле анализлар тапшырырга туры килде. Табибның тәҗрибәлесен сайладым. Һәм менә, ниһаять, мин–табиб бүлмәсендә. ФГДС, УЗИ үтәргә куштылар. Шушында ук, кабинетта язылырга мөмкин икән, этажлар буйлап йөрисе дә түгел. Ярый әле түләүлегә килгәнем, дип уйлыйм. Берьюлы барысын да узам болай булгач. Беләсезме, кай вакытка яздылар! ФГДС – бер айдан соң, УЗИ – ике айдан. Үз районымда узып булмыймы дигән сорауга кырт кисеп җавап кайтарды- лар: “Бары тик монда гына!“ “Барысын да бер айда үтеп булмасмы соң? Миңа бит башка районнан килергә кирәк“. Бу сорауга да җавап әзер: “График шулай төзелгән. Телисез икән, түләүле хезмәтләр аша бүген үк уза аласыз“. Менә шулай без сәламәтлек артыннан йөрибез... Хатын тәрәзә ягына борылды. Ул күңеленә ниндидер тынычлык, ышаныч эзләгәндәй, озаклап дәшми генә кыш аклыгына күмелгән юлга, агачларга карап барды. Юл алга чаба. Юлчылар үз уйларына чумдылар. Бу хатынга җавап бирер сүз табылмады... Ә минем уйлар исә янәдән коллегаларым эшләгән өлкәгә кире кайттылар. Нәрсә дә булса аңлатырга, табибларны ачуланырга кирәкми. Медиклар моңа гаепле түгел. Алар үз эшләрен башкаралар. Безне аңларга, диагноз куярга, шул ук минутта нәрсә эшләргә кирәклеген төшенергә тырышалар. Ә без ишек төбендә борчылып, бертуктаусыз ишек ачып, кабинетта утыручы авыруга игътибарны юнәлтергә кома- чаулыйбыз. Әйе, элек стационарлар авыруны терелтү өчен эшлиләр иде. Ул елларда пациентның нинди суммага дәвалануы турында отчет таләп ителмәде. Табиблар аның дәвалану бүлегеннән савыгып чыгуы турында гына уйлыйлар иде. Ә хәзер – койка-көн, акча планы. Авыруның дәвалану сроклары кыскартыла, стационар койкалары азая. Тулысынча оптимальләштерү бара, ставкалар кими. Ике табиб урынына хәзер берсе генә кабул итә. Ә медицина хезмәткәренең хезмәт хакы бүгенге көн күзлегеннән чыгып исәпләгәндә, бик кечкенә. Яшьләр гаиләсен элементар яшәү минимумы белән тәэмин итеп булмаган эштә көне-төне югалырга атлыгып тормый. Шуңа медицина өлкәсен сайламый. Табиблар, шәфкать туташлары җитми, нәтиҗәдә озын чиратлар барлыкка килә дә инде. Ә без һаман үз эшләренә бирелгән шул табибларны сүгәбез. Медицина хезмәткәрләренең авыруга ярдәм итә алмаганда нинди газап кичергәннәре миңа яхшы таныш. Безнең заманда чире булган кешене “авыру“ дип атыйлар иде. 90нчы еллардан соң, пациент, дип йөртә башладылар. Хәзер исә студент-медикларны авыруны “клиент“ дип атарга өйрәтәләр. Аерма нәрсәдә? Авыручыга терелергә ярдәм итәсе дә бит. Ә клиент? Анысы, бәлки, – “түләгән“ авыручыдыр. Кызганыч, авыруларга табиблар җитми, ә түләп “клиент“ булырга һәркемнең дә көченнән килми шул. Ахыр чиктә, аны барыбер шул ук табиб кечкенә генә өстәмә түләүгә кабул итә. Балача- гымда безнең кечкенә шәһәрдә теш табиблары җитмәде. Халык иртәнге сәгать 3-4ләрдә килеп чиратка басты. Кайберләренең авыртуы үзеннән-үзе юкка чыга иде. Хәзерге көндә исә республика клиникасына онкологка чират торалар. Интернетта буш урын бер айдан гына ачыла! Ул еллардагы медицинага кайту мөмкин түгел. Безнең районда операция бүлеге булган, хирурглар, терапевтлар, стоматологлар хезмәт куючы 6 участок шифаханәсе эшләгән. Хәзер амбулаторияләр генә калды. Менә шундый авырулар профилактикасы һәм ай саен сәламәтлек артыннан табиблар янына йөрүләр. Тик саулыкны кайтарырга соңга калмабыз микән?
РОЗА ШӘФИЕВА.