18 ноябрьдә Татарстан Республикасында матәм көне игълан ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указны имзалады.
Искәртеп үтәбез: бүген 19.26 сәгатьтә Казанда һәлакәткә юлыккан “Боинг”та булганнар арасында исән калучы юк дип фаразлана – барлыгы 50 кеше: 44 пассажир һәм экипаждан 6 кеше.