Нократ Яр буенда җәй сезонын ачтылар

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Зәвык белән эшләнгән Нократ Яр буе урамында кичә алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Һәркемнең бәйрәм шаһите буласы килгәндер, күрәсең. Дөрес,әлеге дата календарь битләрендә урын алган бәйрәм булмаса да, райондашлар бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләде. Чөнки ел да Нократ Яр буе ачылышы бәйрәм төсмере ала. Бер очта район мәдәният бүлеге көче белән әзерләнгән искитмәле концерт программасы куелса, бер турда йөгерек-музыкаль фонтаны эшләтеп җибәрәләр (сүз уңаеннан, аның быел җырлар фонотекасы тагын да баетылды), яр буеның икенче башында аттракционнарны сарып алган балалар шау-шуы.

Яз җылы һава торышы белән әллә ни иркәләмәсә дә, бәйрәм кичендә туңган җаннарны Илфир Исламов, Зөлфия Мөбәрәкшина, Гөлсирин Абдуллина, Айназ Нургалиев, Раян Садриев, “Сударушка”, “Рябинушка” ансамблләре  һәм башка бик күп җирле йолдызлар башкарган җырлар җылытты.  Рухи азык белән генә канәгатьләнмәгәннәр өчен мул сыйдан сыгылып торучы сәүдә рәтләре дә куелган иде.

Нократ Яр буенда кабат тулы канлы тормыш башлана. Май аенда фонтан 20.30 минуттан 22.30 минутка кадәр, ә аттракционнар 13.00 сәг тән 20.00 сәг кә кадәр эшләр дип көтелә. Аттракцион бәяләре дә агымдагы елда  үзгәрешсез кала, 25 сумны тәшкил итәчәк. Өстәвенә, күркәм гадәт буенча атнаның һәр шимбәсендә күңел ачу программалары әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International