Уку, мәдәният, спорт сезоннарына йомгак ясау тантанасын тагын бер кат “эшлекле дүшәмбе”дә искә төшерделәр. Район башлыгы Анатолий Иванов чараның югары дәрәҗәдә узуын ассызыклады. Җитәкче сүзләренчә, мондый тантаналар балаларны тагын да зуррак җиңүләргә рухландырачак.
Дүшәмбе киңәшмәсе Рифат Мәхмүтов өчен аеруча үзенчәлекле иде. Эшлекле чарада аның яңадан үз вазыйфасына– икмәк кабул итү предприятиясе директоры постына кайтуы билгеле булды. Моңа кадәр Рифат Мәкъсут улы район башлыгының авыллар буенча ярдәмчесе кәнәфиендә иде.
Район киңәшмәсенең төп темасы итеп язгы кыр эшләре алынган. Бу юнәлештә лидер дип “Нократ” агрофирмасын атадылар. Хуҗалык җитәкчесе Хәмит Кәримуллин белдергәнчә, алар 9нчы майга кадәр чәчү кампаниясен төгәлләргә ниятли. Анатолий Иванов быел “Шакирҗанова” КФХ хезмәтчәннәре дә мактауга лаек, дип искәртте.
Авыл җирлекләре башлыклары өчен дә кызу чор. Территорияләрне төзекләндерү, зиратларны чистарту, полигоннарны тәртипкә китерү эшләренә әһәмият бирергә кирәк,– диде җитәкче. Хәзерге көндә санитар чистарту мәсьәләсе аеруча зур игътибарга алынган. Республикадагы вәзгыятьне даими рәвештә вертолет белән тикшереп торалар. Кош биеклегеннән барлык җитешсезлекләр дә ачык күренә.
Утырышлар залында якынлашып килүче зур бәйрәм хакында да сөйләштеләр. Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митинглар авылларда 8нче май көнне узачак. Ә шәһәрдә бәйрәм чаралары гадәттәгечә, 9нчы май көненә билгеләнгән. Бу көнне парадта районның 5 икътисадый зонасы вәкилләрен дә күрергә мөмкин булачак.
Бүгенге көндә район территориясендә сугышта катнашкан 80 ветеран гомер кичерә. “Аларның берсе дә игътибарсыз калырга тиеш түгел!”– дип ассызыклады Анатолий Иванов.
Киңәшмәдә катнашучыларга район газетасына язылу кампаниясе дәвам итүен дә искә төшерделәр. “Нократ” битләрендә төбәктәге барлык яңалыклар белән дә танышырга мөмкин.