5 беркетмә һәм 4 кисәтү кәгазе. Административ комиссия вәкилләренең шәһәрнең көньяк һәм Ушма аръягы өлешләренә булган визиты әнә шундый нәтиҗәләр белән төгәлләнде. Аерым алганда, тәртип һәм чисталык таләп итүчеләр кичә Нократ яр буе, Ушма яр буе, Мәрҗәни, Горький һ.б. күп кенә урамнарда булдылар. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга йорт яны территорияләрен тәртипкә китереп бетерү өчен материалларның күләменә карап, 2 көннән алып, 1 айга кадәр вакыт бирелде. Беркетмәләр административ комиссиянең чираттагы утырышында каралачак. Билгеле вакыт узганнан соң, комиссия вәкилләре шушы ук маршрут буенча тагын бер мәртәбә узачак.