Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Исәннәргә - ихтирам, үлгәннәргә -мәңгелек дан
2014 елның 10 мае, шимбә
Ветераннар инде картайганнар,
Бер сүз әйтсә, күзләр яшьләнә.
Рәхмәт Сезгә, кара көннәрне
Әйләндергән өчен гөлләргә!
Зөлфия
Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 69 ел тулса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә авыз тутырып “әти“ дип әйтә алмаган балалар инде бүген үзләре әби-бабайлар. Канлы ут эчендә йөргән сугыш ветераннарыбызның да саны елдан-ел сирәгәя бара.
Әйе, Җиңү юлы озын һәм авыр булды. Күпме кайгы-хәсрәт китерде бу сугыш. Бик күпләр Ватаныбызның азатлыгы өчен үзләренең гомерләрен кызганмыйча, дөньяны зур афәттән коткардылар, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен, яу кырында башларын салдылар.
Әле ул вакытта бу сугыш, 1418 көн дәвам итеп, миллионлаган корбаннар алып (30 миллионлаган) китәсен берәү дә белмәде. Җиңү әнә шулай миллион гомер бәрабәренә килде.
Дүсмәт җирлегенә кергән дүрт авылдан - Акман, Дүсмәт, Комазан башы һәм Иске Комазаннан сугышка 620гә якын ир-ат китте һәм шуларның яртысыннан күбрәге туган җиренә әйләнеп кайтмады. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип өмет белән китсәләр дә, әнә шулай күпме авылдашларыбыз туган авылларын кабат күрү бәхетенә ирешә алмады. Күбесеннән сугыш ачысы, гаиләсен сагынуы язылган хатлары гына калды. Мәңгелек дан аларга! Җиңү алып кайтканнарның шактые сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәтебезнең төрле орденнарына Фазлый Фәләхиев, Мөхәммәтхан Хәбибрахманов (Акман), Алексей Казаков (Дүсмәт), Николай Семенов, Павел Ильин, Федор Тараканов, Василий Сергеев, Николай Леонтьев, Дмитрий Яппаров (Комазан башы) , Миннегали Мөбарәкшин, Фәхерҗан Сәлимовлар (Иске Комазан) Кызыл Йолдыз һәм төрле дәрәҗәдәге Дан орденнарына, ә инде күбесе шулай ук сугышчан медальләргә лаек булдылар. Әнә шулай яшь буын бәхетле тормышта яшәсен өчен, үзләренең изге антларына тугры калдылар, намусларына тап төшермичә, халкыбызны коллыктан саклап калдылар якташларыбыз. Алар күрсәткән батырлыклар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде.
Шулай ук тылда аяусыз хезмәт иткән тыл батырлары да онытылмасын иде. Җиңү көнен якынайтуга алар да бик күп көч куйдылар. Тылда, бер уйласаң, сугышка караганда да авыррак булды, дип әйтергә була. Колхоз, гаилә тормышының бөтен авырлыгы карт-коры, бала-чага җилкәсенә калды: окоп казу, арык атлар белән җир сөрү, кырда урак уру, көрәк белән казып бәрәңге утырту, чабата белән кар суы ерып, 50-60 чакрым җирдән чәчү орлыгы ташу - бар да алар кулыннан үтте. Өйдә аз дигәндә 4-5 бала. Үзләре ач булсалар да, бөтен икмәкне фронтка озаттылар. Ялангач булсалар да, фронтка күпме оекбаш, бияләй бәйләп җибәрделәр. Самолетлар, танклар төзүгә акча җыйдылар. Әнә шулай Җиңү таңын якынайттылар алар. Күпме ихтыяр көче, сабырлык, түземлек кирәк булгандыр моның өчен. Рәхмәт аларга!
Сугыш озакка сузылды, кызганнан-кыза барды. 17 яше тулыр-тулмас яшүсмерләрне дә фронтка озата башладылар. 1943нче елның көзендә мине дә военкоматка чакырдылар. Без Акман авылыннан дүрт кеше - Әлфәт Арсланов, Хаммат Мөхетдинов, Мулланур Сәләхиев һәм мин Зәйнулла Һадиуллин бер көнне киттек сугышка. Көек авыл Советыннан барыбыз 27 кеше идек. Безне башта сугыш серләренә өйрәтергә дип Мари урманнарында урнашкан запас полк - Суслонгерга урнаштырдылар. Яшәү өчен шартлар гаять начар булган бу лагерь турында матбугатта шактый язылды инде. Шунысы хәтердә калган бәрәңге имән чикләвеге зурлыгында гына, анысы да өшегән. Шуңа күрә аны кабыгыннан чистартып тормыйлар, зур барабаннарда гына юып ашка салалар. Зарланырга ярамый, чөнки бөтен ил авыр хәлдә. Кече Кирмәннән Фазлыгали Мурсалимов, Ак Чишмәдән Рәсим Мортазиннар белән бергә яшәдек, сугышка әзерләндек.
Биредә алты ай булганнан соң, 1944нче елның язында хәрәкәттәге армиягә чыгып киттек. Бу вакытта Кызыл Армия илебезне фашистлардан чистартып бетергән, сугыш көнбатыш Европа илләре территориясенә күчкән иде. Минем үземә сугыша-сугыша Венгрия җиренә кадәр батып җитәргә туры килде. Разведротада хезмәт иттем мин. Балобон күле өчен барган һәм башка шундый каты сугышларда катнаштым. Төрле хөкүмәт бүләкләренә лаек булдым. Җиңү килгәч тә, туган авылыма әле 1947нче елда гына кайтырга насыйп булды.
Сугыштан соңгы тормышым да барыгызның күз алдында үтте. 42 ел буена “Таң“ колхозын җитәкләдем. Үзем шикелле фронт юлын үтүчеләр (күбесе коммунистлар) мине тиз аңладылар, беренче ярдәмчеләрем булдылар. Тыныч тормышта да гомер буе аруның нәрсә икәнен белмичә бик тырышып, намус белән хезмәт иттек без. Дәрт белән, күңел күтәренкелеге белән эшләдек. Матур тормыш төзедек. Кызганыч, гөрләп барган колхозыбыз гына юкка чыкты. Сугыш кырларында гөрләп торгане якташларыбызны да онытмадык. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән Дүсмәт һәм Иске Комазан авылларында һәйкәлләр торгыздык. Кулына винтовкасын кысып тоткан солдат барыбызга сугышта һәлак булган авылдашларыбыз турында һәрдаим искәртеп тора иде. Һәйкәлгә Җиңү, Совет Армиясенә багышланган бәйрәмнәрдә веноклар салына, мәктәп укучыларыннан почетлы каравыл куела иде. Батырларның истәлеген кадерләп саклау - вөҗдан, намус эше ул, дип уйлыйм мин. Һәм бу изге эш бүген дә дәвам итәргә тиеш. Дөрес, элек СССР, ягъни пионер, комсомол заманында балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү дә көчле иде. Совет халкы да күбрәк үзенең патриотизмы, туган иленә булган көчле мәхәббәте белән җиңде бит фашистларны. Әмма бүген яшләрнең кыйбласы юк. Яшәү, тормыш иң кыйммәтләр, дибез. Хәзер һәркем үзе турында фәкать үзе генә кайгыртырга тиеш, дигән принцип белән яши җәмгыятьтә. Бүгенге заман кешесенең хыялы да, максаты да бер нәрсәгә юнәлтелә ничек итеп матди байлыкка ирешү. Сатмый һәм сатылмый торган адәм юк бугай хәзер. Дөрес, сатлык җаннар булды алар сугышта да. Бүгенге көндә дә бар әле үзләрен сугыш ветераннары дип йөртүчеләр, сугыш кырларына килеп җитмәсәләр дә. Ялтыравыклы китап битләренә мәңгелеккә кереп калудан да чирканмый кайберәүләр, гәрчә сугышта булмасалар да. Язучы, журналистлар әнә шундый “Ялган геройлар“дан ераграк торсыннар, туган илебезнең азатлыгы өчен яу кырларында, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнарның рухын рәнҗетмәсеннәр иде.
Сугышта һәлак булучыларның төгәл исемлеге әле һаман да юк. Дөрес, алар турында язлыган “Хәтер“ һәм шулай ук “Алар җиңү алып кайттылар“ исемле китаплар барыбызны да куандырды. Әмма бу китапларга кертелмәгән якташларыбыз да шактый әле. Сугышта катнашкан һәр авылдашыбыз, аларның батырылыгы, патриотизмы турында аерым китап язарлык. Алар моңа һичшиксез лаек! Дөньялар гына имин булсын! Безнең дәвамчылыгыбыз яшьләрдә. Ышанып калыйк аларга...
Зәйнулла Һадиуллин
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз