Район башлыгы Анатолий Ивановнын Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы белән котлавы

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле якташлар сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары!


Барыгызны да Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Бу - һәр гаилә өчен изге бәйрәм. Әлеге көндә ветераннарыбыз алдында баш иябез, фидакарьлекләре, батырлыклары өчен чын күңелдән булган рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мондый вәхшилекләр, кан кою җир йөзендә башка кабатланмасын дип телибез. Сугыш елларында районыбыз 16 мең кешесен яу кырына җибәрде. 8,5 меңе Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган көрәш кырында башын салды. Җиде меңнән артык райондашыбыз орден-медальләр белән бүләкләнде.

    Илебездәге халыклар бердәмлеге җиңүгә илтте. Әлеге бөек рухи казанышларны, югары әхлакый сыйфатларны безгә сакларга кирәк. Безнең муниципаль районда бүгенге көндә 80 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1599 тыл хезмәтчәне  һәм Бөек Ватан сугышында башын салганнарның тол хатыннары гомер кичерә. Хөрмәтле ветераннарыбызга  федераль дәрәҗәдән башлап җирле үзидарәләргә хәтле  лаеклы игътибар күрсәтелә.  746 ветеран һәм тол барлык уңайлылыклары булган тораклар белән тәэмин ителде. 

Илебезгә Бөек Ватан сугышында җиңү җиңел бирелмәде. Сез, хөрмәтле ветераннар, алга таба да безнең ихтирам һәм игътибарыбыз үзәгендә булырсыз дип ышандырам.  Без бүген үзебезне зур горурлык белән Җиңүчеләрнең оныклары дип атыйбыз, әлеге югары исемгә лаек булу өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз. 

Барыгызга да аяз күк йөзе, бәхет, иминлек, мәхәббәт, яхшы кәеф, киләчәккә ышаныч телим. Җиңү көне белән!





Муниципаль район башлыгы, 

район Советы рәисе, “Бердәм Россия” 

БСП ТРБ җирле бүлекчәсе секретаре                                 А.П.Иванов


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International