Мамадышка Түбән Новгородтан туристлар килде

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Мамадыштагы Изге чишмә суын Түбән Новгородка алып киттеләр. Кичә туган ягыбызга әлеге шәһәрдән бер төркем туристлар килгән иде.

Нократ Яр буен тагын да җанландырып, сәламләү тавышлары чыгарып кичен ике палубалы теплоход Нократ Яр буенда тукталды. Аклык, сафлык бөркеп торучы “Василий Чапаев” теплоходыннан дистәләгән кеше зур түземсезлек  белән Мамадыш җиренә ургылды. Т.Новгород-Нократ-Т. Новгород турына чыккан сәяхәтчеләрне ипи-тоз, якты йөз , хуш исле коймаклар, чәк-чәк белән каршы алдылар.

Илфр Исламов башкаруындагы “Минем Мамадышым” җыры астында автобуслар бер сафка тезелеп 600 елдан артык тарихы булган Мамадышыбыз буйлап экскурсия кузгалдылар. Иң беренче эш итеп делегация шәһәр читендә урнашкан Изге кәсә белән танышып  шифалы судан авыз итә алдылар. Кемдер хәттә, өемдә калган якыннарыма дип, суны махсус бутылкаларга тутырып та алды. 

“Һәрвакыт изге җиргә аяк баскач күңелгә ниндидер үзгә рәхәтлек иңә. Менә хәзер дә шулай. Җанымны тынычлык биләп алды. Табигате дә бик матур”,– дип тәэсирләре белән уртаклаша кунаклар.  

Шәһәребезнең Изге Ксения Рымлянина чиркәве дә зур кызыксыну уятты аларда. Чиркәү тарихы  белән танышкан арада кемдер гыйбадәт кылып шәм куйды, кемдер Дмитрий атакайдан иконалар тарихы белән кызыксынды.

Делегация составында күбрәк русс милләтендәге кешеләр булуына карамастан аларны шәһәр үзәгендә тирә-юньгә нур сибүче Үзәк мәчет тә җәлеп итте. Мәчеткә үтүгә үк аларны түрдәге имам-хатыйб урыны кызыксындырды. Кунаклар Наил хәзрәт Вахыйтовтан, ни өчен анда микрофон куелуы,  кайбер гарәп телендәге догаларның тәрҗемәсен, азанга чакыру ничек башкарылуын сорадылар.

Билгеле, алга таба аларны Казанның Бауман урамына тиң булган Совет урамы буйлап экскурсия көтте. Бары тик миценатлар көче белән булдырылган төсле-музыкаль фонтан, биредәге пөхтәлек, үзенчәлекле һәйкәл проектлары  аларны таң калдырды.

“Тирә-юньдә бары яхшылык, шат йөзләр, җырлы фонтаннар...Фонтан икән, димәк бу су, ә су ул –тормыш, яшәеш чыганагы дигән сүз. Мамадышка да мин озын гомер теләр идем. Сезнең якларга кабат килеп чыгарга ният бар”,– дип планнары белән уртаклашты Владимир Епифанов.

Экскурсия Нократ Яр буеннан башланып шунда төгәлләнде дә. Анда да бәйрәм атмосферасы-мамадышлылар шулай җәйге сезон ачылышын тантана итә. Җыр-биюгә Т. Новгородлылар да кушылды, безнең шатлыкны уртаклашты.

Нократ елгасы буйлап сәяхәткә елга нибары бер генә тапкыр, су күтәрелгәч кенә чыгарга мөмкин икән. Әлеге тәвәккәл турга чыгарга теләк белдерерүчеләр арасында   “Василий Чапаев” теплоходы беренчеләрдән булган.  Казан белән Мамадыштан соң аларның чираттагы тукталышлары  Нократ Аланы, Уржум, Советск, Котельничта булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International