Мамадыш районы ГХАТ бүлеге каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” клубының 2015 нче елның 11 нче апрелендә чираттагы җыелышы узды. Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Фәния Әхмәтшина белән әңгәмә кордылар, кызыксындырган барлык сорауларга җавап эзләделәр.
Фәния Салихҗановна килгән яшьләрне райондагы демографик күрсәткечләр, Россия Дәүләте гаилә кодексы белән таныштырды. Егетләр һәм кызлар шулай ук ГХАТ бүлегендә яшьләрнең һәм кунакларның үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, бәхетле гаилә серләренә төшенделәр.
Һәр пар белән аерым рәвештә язылышу тантанасы сойләшенде (тантана нинди телдә алып барыла, вакыты, төре һ.б.).
Шулай ук яшьләр ГХАТ бүлегенең яңа традициясе буенча Зур йөрәккә беркетеләчәк чәчәкне ясауга өлеш керттеләр һәм 2016 нчы елда язылышачак парларга изге теләкләрен язып калдырдылар.
Бирелгән киңәш-табышлар яшьләргә киләчәктә файдалы булыр дип ышанып каласы килә.