Безнең Уразбахты халкы анда үскән агач-куакларның җимешләрен ашамаган, җиләкләрен җыймаган. Нинди авыр заманалар булса да, хәтта андагы корыган агачларны утынга да кулланмаганнар. Авыл зираты тирәсе мин белгәннән бирле бөтен ягыннан рәшәткә белән әйләндереп алынган иде. Анда бервакытта да терлек-туар кергәне булмады. Әниемнең сөйләве буенча алар төрле районнарда яшәгәннәр. Кайсы районның кайсы авыл икәнен әнием хәтерләми. Сугыш вакытларында бер әби белән бабай зираттан утын ташып өйләрен җылытканнар. Алар үлгәндә бик бетәшеп, әллә нинди агач кыяфәтләренә кереп бик авыр үлем белән үлгәннәр, дип искә ала әнием.
Мин авылдашларымның урыслар белән дус-тату, бер-берсе белән аралашып, күңелле итеп яшәвенә бик шатмын. Авылыбыз элек-электән нык, зур һәм төзекләрдән саналган. Бүгенгесе матур булган сыман, тарихы да зур. Балачак хатирәләре буенча Бүкәнле авылы марҗалары безнең авылга кибеткә киләләр иде. Безгә кереп чәй эчәләр иде алар. Мин бер елны кыш көне бик каты чирләдем. Әллә нәрсә ашыйсы килә. Әни берсенә кызым чирләде: “Берәр тозлы нәрсә алып килә алмассың микән”, - дип әйтте. Турыга 5 чакрым иде ул авыл. Икенче көнне: тозлы гөмбә, кыяр, помидор, кәбестә күтәреп килеп тә керде. Ул тозлы әйберләрне ашагач хәл кереп китте һәм мин терелдем.
Авылыбыздан еракта түгел Мазарка дигән җирдә урыслар зираты бар. Әмма әлегә кадәр бу Мазарка зиратының тарихы өйрәнеп бетелмәгән. Бу каберләргә кем күмелгән, бу кайсы елда булган?
Әти исән чакта безнең бу зиратта булган булды. Анда олы-олы яссы ташлар ята. Әти бер ташның өстенә басып торган иде : “Кызым, ташлар бөтен гәүдәне чемер-чемер итте”, -диде. Минем үземнең басып карарга йөрәк җитмәде. Шул ташларны бер авылдашым өй нигезенә ташыган булган. Хәзер тораклары тыныч түгел ди. Төне буе ут яндырып чыгалар икән.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге 10 мең сум түләүне дәвам итә. 2025 елда бу сумма 18 миллион сумнан артык тәшкил иткән.