Мамадыш районының Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов Дамир һәм Резеда Нуриевларны кызлары туу белән котлады. Нуриевлар Яр Чаллы шәһәрендә яши, әмма муниципалитет СВО дә катнашучысының гаиләсе белән очрашу һәм яңа туган Самирага изге теләкләрен җиткерү мөмкинлеген таптылар.
Хәзерге вакытта күпчелек кеше азык-төлекне интернет-экспресс аша җиткерә.
Күңелсез хәлләргә эләкмәс өчен, кулланучыга әлеге хезмәтләрдән файдаланганда үз хокуклары турында белергә кирәк.
Фронтовикларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, аларга тиңләштерелгән затларга Мамадыш муниципаль районының Мактаулы гражданы исеме биреләчәк. Мондый карарны бүген район Советының чираттан тыш утырышында кабул иттеләр.Әйтергә кирәк, район дәрәҗәсендә әлеге исем беренче мәртәбә бирелә. Сәмигулла Миңнехановны, Хәсән Шәрәфетдиновны, Антонина Шишмагаеваны, Валерий Классенны, Валентина Лаптеваны Район башлыгы шәхсән үзе котлаячак.
2024 елның 12 аенда Татарстанда гомуми 2,2 млн.кв. м. 16 494 шәхси торак йорт төзелгән һәм кадастр исәбенә куелган. бу 2023 ел белән чагыштырганда 32,2% ка күбрәк.
Пенсияләрне 7,3% ка индексацияләү нәтиҗәсендә иминият пенсиясенең уртача күләме 1 617 сумга артты һәм уртача 23 777 сум тәшкил итте. Картлык буенча хезмәт пенсиясе белән бергә инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту сәбәпле иминият пенсияләре дә артты.
Аның белән Росреестрның рәсми сайтында «ачык хезмәт - статистика һәм аналитика - кадастр инженерлары рейтингы»вкладкасында танышырга мөмкин. (Росреестр сайтының Россия Куркынычсызлык сертификатларында эшләвен исәпкә алырга кирәк).
Район башлыгы Вадим Никитин хәрби хезмәткәр Деревцевлар гаиләсен уллары туу белән котлады.20 мең сумлык сертификат тапшыру тантанасына күп балалы әни Анастасия килде. Аның ире-профессиональ хәрби, махсус хәрби операция зонасында.
Район башлыгы Вадим Никитин Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә укучылар белән аралашканда ватанпәрвәрлекне иң югары кыйммәткә ия сыйфат дип атады. Россия, татарстан, Мамадыш - бу уйлар маршруты, шушы маршрутка үзегезнең кече ватаныгызны да кушыгыз, шулай ук бу маршрутны тормыш девизы дип тә алырга була. Гади генә итеп әйткәндә, Вадим Никитин яшьләргә киң фикер йөртергә, кыю эш итәргә, шул ук вакытта үзеңнең кече втаныңны- туган ирең турында онытмаска һәм туган районга файдалы булырга омтылырга чакыра.
«Мамадыш ТКХ» коллективы җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр иминлеген тәэмин итү максатында шәһәр урамнарында бозлавыкка каршы эшне дәвам итәләр. Бүгенге көнгә урамнарны, тротуарларны, тукталыш павильоннарын, мәктәпләргә һәм башка социаль әһәмияткә ия объектларга керү юлларын ком белән эшкәртү эшләре төгәлләнгән.
Мамадыш районының 15 авыл җирлегенә кышкы чорда юлларга хезмәт күрсәтүче тракторлар өчен көйләнә торган трактор көрәкләре тапшырылды. Узган кыш юлларда кар көртләрен чистарту бик авырга туры килгән иде. Кирәкле техниканың аз булуы, тракторлар өчен көрәкләрнең искерүе, тракторларда эшләү өчен механизаторларның җитмәве аркасында туктаусыз яуган карга каршы көрәш җитди сынауга әверелгән иде.