Район башлыгы Вадим Никитин Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә укучылар белән аралашканда ватанпәрвәрлекне иң югары кыйммәткә ия сыйфат дип атады. Россия, татарстан, Мамадыш - бу уйлар маршруты, шушы маршрутка үзегезнең кече ватаныгызны да кушыгыз, шулай ук бу маршрутны тормыш девизы дип тә алырга була. Гади генә итеп әйткәндә, Вадим Никитин яшьләргә киң фикер йөртергә, кыю эш итәргә, шул ук вакытта үзеңнең кече втаныңны- туган ирең турында онытмаска һәм туган районга файдалы булырга омтылырга чакыра.
Хәер, нәкъ менә Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә патриотларның иң актив бергәлеге яши һәм укый. Аларны «ДБеренчеләр хәрәкәте» дә, махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү омтылышы берләштергән. Балалар үлән чәйләре әзерлиләр, исән калуга ярдәм итүче беләзекләр үрәләр, сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итәләр.