Мамадышта коммуналь хезмәткәрләр бозлавыкка каршы көрәшне дәвам итәләр

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

«Мамадыш ТКХ» коллективы җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр иминлеген тәэмин итү максатында шәһәр урамнарында бозлавыкка каршы эшне дәвам итәләр.  Бүгенге көнгә урамнарны, тротуарларны, тукталыш павильоннарын, мәктәпләргә һәм башка социаль әһәмияткә ия объектларга керү юлларын ком белән эшкәртү эшләре  төгәлләнгән.

Соңгы көннәрдә һава температурасының кискен үзгәреп тору  нәтиҗәсендә юлларда эш күп. Бу чорда "Мамадыш ТКХ " хезмәте автомобиль юлларын эшкәртү өчен көн саен 20 тоннага кадәр   һәм тротуарларга 6 тоннага якын  ком - тоз катнашмасы кулланган. Якын арада  юлларны чистарту дәвам итә, шулай ук юлларны  киңәйтәчәкләр. Коммуналь предприятие җитәкчесе Владислав Чернов автомобильчеләргә махсус техника эшенә ихтирамлы булуларын һәм мөмкин булганча аңа юл бирүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Күп санлы машина хуҗалары тарафыннан аңлашылмаучанлыклар аркасында машина йөртүчеләр габаритлы машиналарда төнлә дә эшләргә мәҗбүр.

Юллардагы вәзгыять район башлыгы Вадим Никитинның шәхси контролендә тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International