2024 елның 12 аенда Татарстанда гомуми 2,2 млн.кв. м. 16 494 шәхси торак йорт төзелгән һәм кадастр исәбенә куелган. бу 2023 ел белән чагыштырганда 32,2% ка күбрәк.
Авыл җирендә 8 584 йорт төзелгән, бакчачылык өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә - 3 437. Күпчелек очракта татарстанлылар бер катлы йортлар төзүне өстен күрщ - 8 500 йорт кадастр исәбенә куелган. Ике катлы йортлар – 7 253, өч катлы йортлар-741. Иң популяр төзелеш материалы-кирпеч. Кирпечтән 8 347 шәхси йорт төзелгән. Икенче урында-агач йортлар. Андый йортлар - 2 294. Алга таба йортның популярлыгы буенча төзелеш блокларыннан төзелгән йортлар – 280, таштан – 44, монолиттан – 25.