Район башлыгы Вадим Никитин хәрби хезмәткәр гаиләсен уллары туу белән котлады

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Район башлыгы Вадим Никитин хәрби хезмәткәр Деревцевлар гаиләсен уллары туу белән котлады.20 мең сумлык сертификат тапшыру тантанасына күп балалы әни Анастасия килде. Аның ире-профессиональ хәрби, махсус хәрби операция зонасында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан бирле 8 бала дөньяга килгән. Туу турындагы таныклык белән бергә Мамадыш ата-аналары бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләү алачак, ул район башлыгы инициативасы белән билгеләнде. Бу Мамадыш районы ЗАГС бүлегендә теркәлгән һәркем өчен 10 мең сум, СВО гаиләләрендәге  балалар өчен 20 мең сум. Шунысы куанычлы, 8 сабыйның 7се күп балалы гаиләләрдән , 2се җиденче булып туган. Вадим Никитин үзенең Вконтакте битендә якташларына ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International