Фронтовикларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, аларга тиңләштерелгән затларга Мамадыш муниципаль районының Мактаулы гражданы исеме биреләчәк. Мондый карарны бүген район Советының чираттан тыш утырышында кабул иттеләр.Әйтергә кирәк, район дәрәҗәсендә әлеге исем беренче мәртәбә бирелә. Сәмигулла Миңнехановны, Хәсән Шәрәфетдиновны, Антонина Шишмагаеваны, Валерий Классенны, Валентина Лаптеваны Район башлыгы шәхсән үзе котлаячак.
Ватан өчен көрәшкән һәркем Мактаулы гражданин исемен йөртергә лаек. Бу категриянең саны көнән көн азая, безнең аларга булган кайгырту һәм хөрмәтне алар һәрвакыт тоярга тиеш - диде район башлыгы.Исегезгә төшерәбез, элегрәк Оборона министрлыгының Бөек Ватан сугышы ветераннарына үз шәһәрләренең һәм торак пунктларының мактаулы гражданы исемнәрен бирү тәкъдиме ил Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган иде. Әлеге инициатива буенча фикер алышу «Җиңү»оештыру комитеты утырышы барышында узды.