Мамадыш районының Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов Дамир һәм Резеда Нуриевларны кызлары туу белән котлады. Нуриевлар Яр Чаллы шәһәрендә яши, әмма муниципалитет СВО дә катнашучысының гаиләсе белән очрашу һәм яңа туган Самирага изге теләкләрен җиткерү мөмкинлеген таптылар.
Район Башлыгы Вадим Никитин һәм безнең команда исеменнән бу сөенечле вакыйга белән Нуриевлар гаиләсен котлауларга без дә кушылабыз! Дамир махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк, 2022 елның сентябрендә үк мобилизацияләнгән иде, Резеда, сез ирегез өчен нык һәм ышанычлы тыл булып торасыз. Балаларыгыз сезгә көч биреп торсын, - диде Рәшит Гарипов.