Мамадыш районының 15 авыл җирлегенә кышкы чорда юлларга хезмәт күрсәтүче тракторлар өчен көйләнә торган трактор көрәкләре тапшырылды. Узган кыш юлларда кар көртләрен чистарту бик авырга туры килгән иде. Кирәкле техниканың аз булуы, тракторлар өчен көрәкләрнең искерүе, тракторларда эшләү өчен механизаторларның җитмәве аркасында туктаусыз яуган карга каршы көрәш җитди сынауга әверелгән иде.
район башлыгы Вадим Никитин үзенең беренче эш көннәрендә үк авыл проблемалары белән ныклап шөгыльләнәчәген белдергән иде. Сезон башланганчы былтыргы хәл хәл кабатланмасын өчен ул чараларны алдан күрде. Муниципалитет өстәмә керемнәрне масус машина һәм тракторларга куела торган асылма җиһазлар сатып алу өчен файдаланды, механизаторлар штаты тулыландырылды.
- Мин республика җитәкчелегенә, муниципаль берәмлекләр советына рәхмәтемне белдерәм, алар ярдәмендә районның барлык 28 авыл җирлеге дә тракторлар белән тәэмин ителде. Механикалаштырылган отрядларны комплектлау эше дәвам итәчәк. Сезнең бурыч-техникага сакчыл карау, аны вакытында ремонтлау, халык файдасына намуслы эшләү, - диде район башлыгы. Шулай ук үзенең чыгышыда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре алдындагы җаваплылык турында да онытмаска кирәклегенә басым ясады.
Техника парады башланганчы Вадим Никитин механизаторлар белән аралашты, алар район башлыгының чапкычлар кирәклеге турындагы фикере белән тулысынча килештеләр. Алар җәй көне иң кирәкле җиһаз. Ә менә көз көне авылларда масус ваклагычлар (дробилкалар) җитми.
Район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин шулай ук җитәкчелек тарафыннан күрелгән чараларның мөһимлеген ассызыклады.
- Безнең районда юллар еракка сузылган, юлларны кардан чистартып, кире кайту өчен махсус техникага уртача 1010 км юл үтәргә туры килә. Кадрлар мәсьәләсе дә бик кискен тора иде. Күп кенә җирлекләрдә башлыклар үзләре трактор руле артына утырып эшләделәр. Чөнк башкача юл юк иде. Штат та юк иде, механизаторларга түләргә акча да каралмаган иде.
Әлбәттә, соңгы үзгәрешләр юлларны карап тоту сыйфатына, гомумән авыл халкының тормыш сыйфатына уңай тәэсир итәргә тиеш, - диде Ришат Сәмигуллин. Сүз уңаеннан, механизаторлар үзләре бүгенге көнгә бәйрәмгә кебек әзерләнгәннәр. Кемдер тракторга әләмнәр беркеткән, кемдер кабиналарны бизәгәннәр. барысының да кәефе яхшы.
- Өйдә безне бәлеш көтә, ә без кар явуын көтәбез. Яңа көрәкләребезне сынарга кирәк бит, - дип планлаштырды машина йөртүчеләрнең берсе.