Бу сайлаулар иртәдән үк халыкның активлыгы белән аерылып торды.
Мамадыш муниципаль районында 53 сайлау участогының 53е дә вакытында ачылдылар һәм тавыш бирү вакытында башланды.
“Продукциягез натураль, бәяләрегез кулай”. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төбәгебездә җитештерелгән нигъмәтләрне әнә шулай дип бәяләде. Узган атнаның шимбәсе, 17 нче сентябрь көнне Казанның 10 сәүдә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләп узды. “Казан“ аграр комплексында үткән чарада Мамадыш районы хезмәтчәннәре дә катнаша.
Иҗади бәйге өлкәннәр һәм инвалидлар йортларында гомер кичерүчеләр арасында гына уза. “Минем еллар – минем байлыгым“ фестиваленең төп шарты әнә шуннан гыйбарәт.
Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларга тавыш бирү дәвам итә.
Шәһәребезнең 2нче санлы лицее базасында Корбан ашы үтте.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова чәршәмбе көнне ашыгыч киңәшмә җыйды. Көн кадагында кабыргасы белән куелган бер мәсьәлә: “соцпакеттан“ баш тартучылар саны бүгенге көндә 71,3 процент тәшкил итә.
“Осенняя неделя добра”акциясе кысаларында,8 сентябрь көнне, Шәмәк авылы китапханәсе 7 сыйныф укучылары белән ,үзләренең челтерәп аккан саф сулары белән авыл халкын куандырып торучы,“Илһам” һәм “Вакыйф”чишмәләре яннарын чүп-чарлардан арындырдык.
2016 елда үзара салым акчасына Югары Сон авылында Пушкин урамына 900 м.суүткәргеч сузылды. Кече Сон авылында Х.Такташ урамына 250 м, Урта Сон авылында Г.Тукай урамына 120 м юл салынды.
Түбән Сон авылында Авыл Советы депутаты Аитов Б.Ф. Корбан мәҗелесе оештырды.