13 нче сентябрь көнне Түбән Сон авылында Авыл Советы депутаты Аитов Б.Ф. Корбан мәҗелесе оештырды. Анда Районыбыз башлыгы А.П.Иванов та катнашты. Казан кунагы Коръән Хафиз Мәхмүт Шәрәфетдин вәгазьләр сөйләде. Районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Коръәннән сүрәләр укыды. Күрше авыллардан хәзрәтләр дә чакырулы иде. Авылдан 120 ләп кеше мәҗелескә килде.