Көн кадагында кабыргасы белән куелган бер мәсьәлә

2016 елның 16 сентябре, җомга

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова чәршәмбе көнне ашыгыч киңәшмә җыйды. Көн кадагында кабыргасы белән куелган бер мәсьәлә: “соцпакеттан“ баш тартучылар саны бүгенге көндә 71,3 процент тәшкил итә. Дөрес, бу күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 0,2 процентка отышлырак. Тик соңгы чик: 1нче октябрь якынлашу сәбәпле, халыкка тәфсилләп аңлатылган файдалы мәгълүматны ирештерергә кирәк.  Моңа хокукы булганнар 2017нче елда да “соцпакеттан“ файдаланырга тели икән, 2016нчы елның 30нчы сентябренә кадәр районның Пенсия фонды идарәсенә килеп, гариза язарга тиеш (1 октябрьдән соң, бик  теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмаячак!)

РФ Пенсия Фонды идарәсенең ТР Мамадыш районы буенча начальнигы Шамил Хәсәнов, район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Рамил Галиев, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллаәхмәтова, 34нче санлы район үзәк аптекасы мөдире урынбасары Алсу Салихова әлеге мәсьәләне уртага салып, үзара киңәштеләр. Алар болай да киңкырлы аңлату эшләрен ел дәвамында даими алып баралар: мәсьәләнең җитдилеге, әлеге хөкүмәт ярдәменең өстенлекләре турында җирле матбугат чараларында чыгышлар ясала; авыл җирлекләре башлыкларына аңлатыла; һәркемгә адресланган искәрмәләр таратыла; табиблар авырулар белән шәхсән сөйләшүләр алып баралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International