Казанның 10 сәүдә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләп узды

2016 елның 17 сентябре, шимбә

“Продукциягез натураль, бәяләрегез кулай”. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төбәгебездә җитештерелгән нигъмәтләрне әнә шулай дип бәяләде. Узган атнаның шимбәсе, 17 нче сентябрь көнне Казанның 10 сәүдә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләп узды. “Казан“ аграр комплексында үткән чарада Мамадыш районы хезмәтчәннәре дә катнаша. 


Сату-алу рәтләрендә казанлылар “АПК Азык-төлек корпорациясе“ җәмгыяте, “Берсут“ агрофирмасы, “Усали АХС“ ярдәмче хуҗалыгы, авыл җирлекләре, мәктәпләр, “Мамадыш сыр- май комбинаты“, балык заводы, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин продукциясе белән якыннан таныша алдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ярминкәгә барлыгы 1 млн 500 мең сумлык туар алып килгән булганнар.

Иртәнге сәгать биштән “Казан“ агрәсәнәгать паркында эшлекле ыгы-зыгы, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде. Эре агрофирмалар, республиканың төрле районнарыннан килгән кулланучылар кооперативлары, товарларын киштәләргә зәвыклы итеп җәеп салып, үзләре җитештергән ит, балык, сөт, бәрәңге, кәбестә, ярмалар белән сату иттеләр. Потенциаль клиентларны ярминкәгә җәлеп итү өчен, һәрьяклап музыка, җырлар яңгырады. Арча, Мамадыш районнарыннан килгән үзэшчән сәнгатъ осталары сәхнәне иркен тоттылар. Мамадыш район кулланучылар җәмгыяте палаткасында исә сатып алучылар үләнле чәй, майлы коймаклар белән сыйлана алды.

Казанлылар өчен Албай авыл җирлеге әзерләгән сәүдә ноктасы иң кызыклысы булгандыр, мөгаен.Чөнки ул контактлы зоопаркны хәтерләтте. Алар бу көнне тере куяннар, тавык- әтәчләр, бәрәннәр, казлар, пекин токымлы үрдәкләр белән сату иттеләр. Бер куянга, мисалга, 600 сум, үрдәккә- 700 сум, казга- 1500 сум,тавык- әтәчкә- 200-250 сум, бәрәнгә - 5 мең сум бәя куелган иде. Соңгысын, Георгий Шатунов хуҗалыгыннан алып килгәннәр. Җирлек башлыгы Иван Крешков сүзләренчә, аларның 150 баш сарыклары бар.
Шәмсетдинов КФХның Казанда узучы ярминкәләрдә тәүге тапкыр катнашулары икән.
- Ярминкәгә бер түшкә сыер ите алып килдек. Кызыксынучылар күп, сатып алучылар гына азрак. Арт ботын яратып алалар, кешегә күбрәк итләч кисәкләр кирәк, сөяге эләгүгә канәгатьcезлек хисе белгертәләр,-ди эшмәкәр Ильвир Шәмсетдинов.
Ярминкәнең оештырылыша төп бәяне ул көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бирде. Парламент җитәкчесе Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Агрәсәнәгать паркының ярминкә мәйданчыгында булды. Сатучылардан сәүдә шартлары белән кызыксындылар, продукцияне турыдан-туры сату өчен мәйданчыкларны киңәйтү теләкләре дә тыңлады. Сәүдә рәтләренең бай, азык- төлек ассортиментының киң, сатып алучыларның активлыгына басым ясады ДәүСовет Рәисе.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җитештерүчеләр белән минималь бәя турында килешү буенча ролен билгеләп үтте ул. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сыер итенең килограммын 250-300 сумнан сатарга тәкъдим ителә, бәрәңге - 10, суган - 17-18, кәбестә - 8-10, югары сортлы он - 20 сумнан. "Биредә продукт бәяләре эре сәүдә челтәрләренә караганда шактый түбән. Иң мөһиме, продукция үзебездә җитештерелгән, натураль“, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Фикерен йомгаклап, җитәкче районнардан килгән авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен җиткерде, уңышлы сәүдә, ә ярминкәгә килүчеләргә уңышлы сатып алу теләде. Сүз уңаеннан, ярминкәләр сезоны Мамадышта 24нче сентябрь көнне башланачак. Районыбызның бер авыл җирлеге дә чарадан читтә калмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International