Бу сайлаулар иртәдән үк халыкның активлыгы белән аерылып торды.
2нче лицейга урнашкан 1866нчы участок Мамадышта иң зурлардан исәпләнә. 1766 сайлаучы теркәлгән анда. Участок сайлау комиссиясе рәисе Салават Гыймранов сүзләренә караганда, бер сәгать тә 15 минут эчендә анда 200 кеше тавыш бирергә өлгергән иде инде. 1нче мәктәптәге 1867нче санлы сайлау участогына тавыш бирергә Дегетледәге колониядә эшләүче Николай Андреев белән Ринат Шәрифуллин, хезмәт ветераннары Роза апа белән Мәснәви ага Госамовлар, мәгариф ветераны Юлия Аполлонова иртәнге 8нче яртыда ук килделәр. Комиссия рәисе Рөстәм Гыйлаев нәкъ сәгать 8дә сайлауларның башлануын игълан итүгә һәм барысына да уңышлар теләүгә, беренче бюллетеньнәрне Николай белән Ринат алдылар. Аларга комиссиянең истәлекле бүләкләре–блокнотлар тапшырылды һәм икесе дә эшкә ашыктылар. Комиссия члены Гүзәлия Курбатова һәр сайлаучыга Казан Кремле төшерелгән, 200 сумлык купюралар рәсеме таратты һәм барысын да башкалабыз өчен электрон тавыш бирергә чакырды. Беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә дә комиссиянең бүләкләре әзерләнгән иде. Участокта тавыш бирүнең барышы гаделлеген “Бердәм Россия“, КПРФ, ЛДПР, “Гадел Россия“ партияләре һәм 26нчы Идел буе бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидатлар Фатыйх Сибагатуллин белән Евгений Бородинның ышанычлылары күзәтте. Санкт Петербург дәүләт университетыннан килгән төркем урамда экзитпол–тавыш бирүдән чыккан гражданнардан сораштыру үткәрде. Район буенча сайлауларның барышын партияләрдән барысы–220, Евгений Бородин белән Фатыйх Сибагатуллиннан 8әр кеше күзәтеп торды.
Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов 1865нче Мамадыш сайлау участогына тавыш бирергә нәкъ сәгать 9да килде.
–Бу сайлауларда без Россия, республика, районыбыз өчен тавыш бирәбез. Депутатларыбыз илебезнең икътисадын күтәрә торган законнар чыгарырлар, тынычлык өчен көрәшерләр, дип ышанам. Законнар Россиянең, Татарстаныбызның, районыбызның чәчәк атуына хезмәт итсен, – диде ул.
Участокта 18 яшьләре тулып беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә шоколадлар әзерләгәннәр иде.
–Мин республикабызның киләчәге өчен тавыш бирергә килдем. Бик дулкынландым, үземне олы эш эшләгәндәй хис итәм,–диде Резеда Шәйхәттарова.
Мамадыш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Павел Смирновның сүзләренә караганда, көндезге сәгать 12гә район буенча 33725 сайлаучының 17326сы, ягъни 51,27 проценты тавыш биргән иде инде.
Бәхәссез, бу сайлауларда тавыш бирүгә халык иртәрәк агыла башлады. Бергәләп килүче коллективлар да булды. Мамадыштагы 3нче мәктәптә урнашкан 1869нчы санлы сайлау участогына “Радуга“ балалар бакчасының бер төркем тәрбиячеләре директорлары Наталья Мартынова җитәкчелегендә килделәр. Коллективның унбишләп әгъзасы әлеге участокка кергән урамнарда яши икән.
–Без тормышыбыз тагын яхшырак булыр, дигән өмет белән, иң лаеклы кешеләргә тавыш бирдек,–диде Наталья Генадьевна. Коллектив әгъзалары да аның теләкләрен хупладылар.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Мамадыш махсус интернатында сайлаулар көнендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Шәдче авылында урнашкан әлеге интернатта яшәүчеләр өчен менюларында каралганнан тыш аерым ризыклар да пешермәделәр. Әмма көн буе күтәренке кәеф белән йөрделәр алар–интернат директоры Артур Горбунов 1895нче Шәдче участок сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирүне үткәрү өчен керәчәкләрен әйткән булган. Комиссия әгъзалары, күчмә урналар белән, әбәт вакытына кадәр үк кереп җиттеләр. Интернатта яшәүче 53 кеше дә, паспортлары белән, гаризалар язып бюллетеньнәр алдылар һәм тавыш бирделәр.
–Мин тынычлык һәм илдәге тотрыклылык өчен тавыш бирдем. Мин тормышымда күп михнәтләр күргән кеше. Хәзер җәннәттәгедәй шартларда гомер кичерәм,–ди Яхья Нугайбәков.
–Бездә бөтенесе дә яхшы. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен,–ди Саба якларыннан килгән Мөнирә Газизҗанова.
Тавыш бирүдәге заманча технологияләр – Албай, Владимир, Зур Шыя һәм Гришкино сайлау участокларында электрон тавыш бирү комплекслары да кулланылды. Яңалык булса да, тавыш бирүчеләр алар янына кыю килделәр һәм гражданлык бурычларын үтәделәр. Дөрес, башта паспортың белән сайлаучылар исемлегендә сайлауларга килгәнлеккә имзаңны куярга, аннан штрих код алып, комплекста теркәлергә һәм электрон тәртиптә тавыш бирергә кирәк иде. Зуршыялылар имтиханны “бик яхшы“ билгесенә тапшырдылар.