Шәһәребезнең 2нче санлы лицее базасында Корбан ашы үтте.
Шәһәребезнең 2 нче санлы лицее 300 ләп мөселман динкардәшләрне кабул итте. Изге чара актлар залында мөнәҗәтләр әйтүдән башлана.
Хәзрәтләр үз чиратында мәҗлесне зурлап килүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткереп, чыгышын тирән мәгънәле вәгазь белән дәвам итте.
Корбан ашына район башлыгы Анатолий Иванов та килгән иде.
– Без бергәләп яшь буынга дөрес тәрбия бирергә, аларны дин юлына бастырырга тиешбез. Бүгенге көндә мәчетләр төзүе авыр түгел, ә аларга халыкның йөрүе әһәмиятле. Бу эшкә бергәләп алынсак кына, нәтиҗә уңышлы булачак,– ди район башлыгы.
Соңгы елларда җитәкчеләрнең дингә карашлары тамырдан үзгәрүен үзенең чыгышында район мөхтәсибе Илһам хәзрәт тә ассызыклады. Мөнәҗәтләр, вәгазьләр, котлау сүзләре тыңланганнан соң мәҗлескә килүчеләр ашханәгә узды. Биредә 300 кешегә табын әзерләнгән иде.