“Осенняя неделя добра”акциясе кысаларында,8 сентябрь көнне, Шәмәк авылы китапханәсе 7 сыйныф укучылары белән ,үзләренең челтерәп аккан саф сулары белән авыл халкын куандырып торучы,“Илһам” һәм “Вакыйф”чишмәләре яннарын чүп-чарлардан арындырдык.

2016 елның 16 сентябре, җомга

“Осенняя неделя добра”акциясе кысаларында,8 сентябрь көнне, Шәмәк авылы китапханәсе 7 сыйныф укучылары белән ,үзләренең челтерәп аккан саф сулары белән авыл халкын куандырып торучы,“Илһам” һәм “Вакыйф”чишмәләре яннарын чүп-чарлардан арындырдык.”Җыештырган җирдә түгел,чүпләмәгән җирдә була чисталык “-дигән әйтемне истән чыгармасын иде халык.

 Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк,   без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.

Шул максаттан чыгып, 15 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары белән”Шәфкатьлелек бизи кешене”дигән әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә барышында укучылар белән “Нәрсә ул мәрхәмәтлелек?”дигән сорауга җаваплар эзләдек.Шулай ук “Шалкан”әкияте,С.Батыршинаның”Трамвайда”,Р,Миңнуллинның”Акбай шулай ди”,С,Шакирның”Песинең зары”,Ә,.Каринең”Кошлар туйдырам” һ.б.шигырләр укылды.Әңгәмә Р.Миңнуллинның”Яхшылык” дигән шигыреннән өзек уку белән тәмамланды.

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International