Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларга тавыш бирү дәвам итә.
Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары әлегә бишенче урында бара. Татарстан башкаласына 105 мең кеше тавыш бирергә өлгергән.
Әлеге сәгатьләргә лидер – Волгоград. Җиңүче 7 октябрьдә билгеле булачак.