Совет урамын биш зонага бүлеп һәркайсын билгеләнгән темалар буенча сыннар белән бизәргә тәкъдим иттеләр. Беренче зона – район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйдан.
Казанда, авыл хуҗалыгы министрлыгы урнашкан бинада тантаналы чара узды. Биредә “ТР авыл хуҗалыгы сәнәгате өлкәсенең иң яхшы белгече“ конкурсына нәтиҗә ясадылар. Үз һөнәрләренең осталарын вице-премьер, республиканың аграр министры Марат Әхмәтов һәм аның урынбасарлары хөрмәтләде. “Иң яхшы инженер“ номинациясендә мактау грамотасы һәм грантка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәгыйм Нәҗип улы Нәкыйпов лаек.
“Туым җондыз“ы – “Рождественская звезда“ фестиваль-конкурсының республика туры Алабуга шәһәрендә үтте. Анда безнең район балалары уңышлы чыгыш ясадылар. Дүсмәт авылының “Тәңкәләр“ балалар фольклор ансамбле, Колышчыдан 2нче сыйныф укучысы Ангелина СОЛГАНОВА 1нче дәрәҗә лауреат исемен алсалар, Никифорово мәктәбе укучысы Виктория ТАЗОВА өченче урынны яулады.
Мәктәптә укучы кайсы гына бала каникулны көтми икән? Алар өчен кышкы каникуллар 26нчы декабрьдә үк башлана.
2016 нчы елның 19 нчы декабрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә авыл советы сәркәтипләре арасында “Гражданлык актларын иң яхшы теркәүче 2016 ” конкурсы узды.
Муниципаль хезмәткәрләрнең республика Спартакиадасына нокта куелды. Мамадыш муниципаллары икенче төркемгә кергән районнар арасында гомумкоманда беренчелегендә өченче урынны яуладылар.
Үткән ялларда хоккейчыларыбыз Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы очрашуларын уздырдылар.
Шәһәребез дә алдагы Әтәч елын яңа бизәкләр, төрле бәйрәм чаралары белән каршыларга җыена. Инде моңа әзерлек эшләре башланды. Иң беренче булып барлык теләүчеләрне дә 26нчы декабрьдә кичке сәгать 6да Чыршыны ачу тантанасы көтеп кала.
Үзәк чыршы янында оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре бәйрәм чараларын Яңа ел ялларында дүрт көндә уздырачаклар. Шуңа күрә хезмәт коллективлары дүрт командага бүленделәр. Монда аларның урнашкан урыннары һәм хезмәт куючыларының саны да искә алынды. Сишәмбе көнне җирәбә уздырылды.
Узган атнада Тәкәнеш зонасы авыл җирлекләре тарафыннан оештырылган ярминкәдә Яңа ел чалымнары чагылды. Үзәккә үтәрлек салкынлык та мамадышлыларны куркытмады бу көнне.