Безне алда ниләр көтә?

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Шәһәребез дә алдагы Әтәч елын яңа бизәкләр, төрле бәйрәм чаралары белән каршыларга җыена. Инде моңа әзерлек эшләре башланды. Иң беренче булып барлык теләүчеләрне дә 26нчы декабрьдә кичке сәгать 6да Чыршыны ачу тантанасы көтеп кала. Яңа елга аяк басканчы өлкәннәр, инвалидлар өчен дә бәйрәм чаралары каралган. Бәйрәм кичәләре бер генә авылны да читләтеп узмаячак. Алар да бай эчтәлекле программалар әзерлиләр. Кремль курантлары суккан көннән соң, ялларда да мәдәният учаклары буш тормас, дип ышанасы килә. 30нчы декабрьдә “Олимп“ Боз сараенда узган елга йомгак ясауны, алдынгыларны бүләкләүне, бәйрәмгә багышланган, җырлы-биюле боз шоуын карый алачакбыз. Икенче көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда урнаштырылган үзәк Чыршы янында район мәдәният бүлеге коллективы бай эчтәлекле программа белән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International