Чыгышлары аермалы булачак.

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Үзәк чыршы янында оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре бәйрәм чараларын Яңа ел ялларында дүрт көндә генә уздырачаклар. Шуңа күрә хезмәт коллективлары дүрт командага бүленделәр. Монда аларның урнашкан урыннары һәм хезмәт куючыларының саны да искә алынды. Сишәмбе көнне җирәбә уздырылды. Нәтиҗәдә, 2нче гыйнварда – 4нче, 3нче гыйнварда – 1нче, 5нче гыйнварда – 3нче санлы мәктәпләр, ә 6нчы гыйнварда 2нче санлы лицей җитәкчелегендәге коллективлар кичке сәгать алтыдан өч сәгать дәвамында Яңа ел чыршысы тирәсендә  “Мамадыш – чыршы янында“  исеме астында үзләренең конкурс программаларын тәкъдим итәчәкләр. Чараның темасы ирекле.

Алдагы конкурста без кызыклы тамашаларның шаһитләре булырбыз, шәт. Чөнки бәйге шартлары буенча коллективлар Яңа ел тематикасына багышланган котлауларны, шаяруларны, бәйрәмгә кагылышлы җыр-биюләрне, оригиналь юмористик номерларны үз эченә алган программалар белән чыгыш ясарга тиешләр. Әгәр яктылыклы-шаулы, пиротехник эффектлар кулланылса, болар бәйрәм кичәсенә тагын да ямь өстәрләр иде. Конкурска йомгак ясалганда театраль концерт-күңел ачу программалары; зурлар һәм төрле яшьтәге балалар өчен халык һәм спорт уеннары мәйданчыклары булдыру; төрле әйберләрдә шууны (чаналарда, чаңгыда, тимераякта һәм башкаларда) оештыру искә алыначак. Өсләренә бөтен кешене җәлеп итәрлек киемнәр кигән урам артистларының, аниматорларның халык арасында эшләүләре дә йомгак ясаганда бәяләнәчәк. Кем әйтмешли, осталыкка чикләр юк. Мәртәбәле жюри алда торган бәйрәм чараларында “Яңа ел әкияте“ исеме астында шоу-рум  өчен палаткаларның куелуына да игътибар итәчәк. Анда Яңа ел декорацияләре, төрле персонажлар торырга тиеш. Теләгәннәр өчен фотосессия дә уздырылачак. Төрле тәм-томнардан авыз итәргә дә мөмкин булачак. Чараны оештыручылар аларны бушлай да, сатып та бирә алалар. Оста куллар өчен махсус палатка куярга да онытмаска кирәк. Анда төрле сувенирлар, бүләкләр, карнавал киемнәре һәм башка әйберләр ясаучы осталарга урын биреләчәк. Коллективларда андыйлар табылмыйча калмас, дип ышанасы килә. Массакүләм әйлән-бәйлән җыры, Кыш Бабайның кинәт пәйда булуын оештыру да чараны тамаша кылырга килгән шәһәрдәшләребездә, кунакларыбызда зур кызыксыну уятмыйча калмас.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International