Бәйрәм алды ярминкәсе

2016 елның 17 декабре, шимбә

Узган атнада Тәкәнеш зонасы авыл җирлекләре тарафыннан оештырылган ярминкәдә Яңа ел чалымнары чагылды. Үзәккә үтәрлек салкынлык та мамадышлыларны куркытмады бу көнне. Кайбер сәүдә рәтләрендә чиратлар хасил булган иде. Ит-сөттән тыш, шәһәрдәшләребез балыкны күпләп алдылар. Мамадыш балык заводы һәм Берсут төбәгеннән Альберт Архандеев алып килгән балыкларны күпләп алдылар. Мамадыш һәм Кама урман хуҗалыклары бәйрәмдә йорт-фатирларга урнаштыру өчен төрле зурлыктагы чыршылар тәкъдим иттеләр. Бәяләре арзан булгач, Яңа ел символлары төягән машиналар бик тиз бушады. Бу көнне иң озын чират Берсут Сукачыдан эшмәкәр Рәзилә Миңнеханова алып килгән икмәк-азык әйберләре машинасы янында булгандыр, шәт. “Вятка Ойл“ җәмгыяте дә бу көнне уңышлы сәүдә итте, дияр идем. Ярминкәдә 250 дән артык бер литрлы шешә үсемлек мае саттылар алар. Бер шешә продукциянең бәясе дә 60 сум гына иде. Үзәк чыршы янында Яңа елга багышланган мәдәни чара да ярминкәгә ямь өстәде.  “Ләйсән“ балалар бакчасы хезмәткәләре пешергән боткадан, кайнар чәйдән авыз итеп, җылынырга да мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International