ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Башкалабызның Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә “Татар моңы - 2016” яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтте.

Кукмара районындагы бөтен тирә-якта дан тоткан “Лубян урман-техника көллияте” ачылуга 95 ел тулды. Татарстанда әлеге белем учагы турында ишетмәгән кеше бик сирәктер. 95 ел буена бу уку йорты бигрәк тә авыл балаларына белем биреп кенә калмаган, ә аларны чын мәгънәсендә яшәргә, бернинди вәзгыятьтә дә югалып калмаска өйрәткән. 


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Америка, Евросоюз илләренең Россиягә карата кулланылган санкцияләре нәтиҗәсендә, үзебездә азык-төлек җитештерү өчен күпме мөминлекләр ачыла, дигән сүз. Төрле җиләк-җимешләрне үзебездә дә җитештереп, саллы гына акча эшләү мөмкинлеге бар, югыйсә. Моның шулай икәнлеген республикада исбатлаучылар бар инде.

“Яңа дулкын“ студент клубы әгъзалары (барлыгы 25 кеше) үз куллары белән кәгазьдән аккошлар ясаганнар, ә беренче курс клубының активлары – булачак бухгалтерлар һәм икътисадчылар –  аларны мамадышлыларга саттылар. Кешеләр акциядә актив катнашалар һәм хәйрия суммасын кем күпме тели, шул кадәр түләде.

Шәһәребез урамнарында кар һәм боз фигуралар калка башлады. Совет урымындагы фигуралар быел дөнья могҗизаларына багышланачак.

Пенсияләрне дәүләт финанслашуы программасында катнашучылар игътибарына: Сезгә пенсия тупланмаларына дәүләт финанслашуы алу өчен 2016нчы ел ахырына кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә 2 мең сумнан да ким булмаган акча күчерү зарур. Взносларның максималь күләме 12 мең сум тәшкил итә.


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бу кешеләр барыннан да бигрәк, кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Әмма еш кына алар җилкәсенә материаль чаралар таләп итүче авырлыклар төшә. Шөкер, ярдәм итәргә әзер булганнар да аз түгел. Андыйлар белән инвалидлар ункөнлеген йомгаклаган хәйрия марафонында очраштык. Иң мөһиме, анда катнашучылар акчаларын тормыш сынавына дучар ителгәннәрнең сәламәтлекләрен, яшәү рәвешләрен җиңеләйтү өчен кызганмыйлар.

Усали авыл җирлегендә, Владимир авылында 1 һәм 2 декабрь  көннәрендә  берьюлы ике тыл ветеранының  Тупаева Мария Иван кызы белән Константинова Анна Егор кызы нын 90 яшьлек юбилейлары булып узды.

#Подпиширодителей#Подпишиблизких акциясе барышында “Мелиорация“ПМКсы җитәкчесе Ринат Сәгыйрь улы Мостафин барысын да уздырды.

Мамадыш чираттагы мәртәбә республика беренчелеген кабул итте. Шимбә-якшәмбе көннәрендә Түбән Ушма авылындагы “Дуслык“ спорт комплексы базасында мини-футбол ярышларын үткәрделәр. Иң-иңнәрне сигез команда арасыннан ачыкладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International