Республика беренчелеге узды

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Мамадыш чираттагы мәртәбә республика беренчелеген кабул итте. Шимбә-якшәмбе көннәрендә Түбән Ушма авылындагы “Дуслык“ спорт комплексы базасында мини-футбол ярышларын үткәрделәр. Иң-иңнәрне сигез команда арасыннан ачыкладылар. 

Ике көн дәвамында Түбән Ушма авылындагы “Дуслык“ спорт комплексы базасында мини-футбол уеннары булып узды. Очрашуларны 1999-2000нче елларда туган футзалчылар командалары арасында уздырдылар. Әлеге ярыш “мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенең финал бәйгеләре“ исемен йөртә.

Мамадыш төбәгенә республиканың төрле почмакларыннан барлыгы сигез команда килде. Анда безнең 1999-2000нче елларда туган футзалчылардан тыш, башкалабыздан –ике, Азнакай, Байлар Сабасы, Әлки районнарының, Алабуга шәһәре һәм Чүпрәле командалары көч сынашты. Коллективлар ике төркемгә бүленеп уйнадылар. Очрашулар шимбә көн дәвамында һәм якшәмбе көннең беренче яртысында дәвам итте. Мамадышлылар үз төркемнәрендә иң элек Казанның 2000нче елда туган уенчыларыннан өстен чыктылар. Алга таба якташларыбыз Әлки һәм Байлар Сабасыннан килгән командалар белән очраша. Бу уеннар да шулай ук безнекеләр файдасына тәмамланды. Ярымфиналда Мамадыш футзалчылары азанкайлылар белән очраштылар. Кунаклар егетләребезгә әллә ни каршылык күрсәтә алмадылар. Исәпнең 11:1 белән безней файдага тәмамлануы шул турыда сөйли.

Шул рәвешле, егетләребез финалга чыкты. Ә менә 1нче һәм 2нче урыннар өчен барган көрәштә өстенлек “Казан-2000“ футзалчыларында иде. Алар беренчелекне отып, алтын медальгә лаек булдылар. Безнекеләр бәйгене икенче баскычта тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International