90-яшьлек.

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Усали авыл җирлегендә, Владимир авылында 1 һәм 2 декабрь  көннәрендә  берьюлы ике тыл ветеранының  Тупаева Мария Иван кызы белән Константинова Анна Егор кызы нын 90 яшьлек юбилейлары булып узды.  Аларны бик күп нәрсәләр берләштерә, балачаклары дәһшәтле сугыш еллары чорына килгән, ачлы-туклы тормыш. Авыр сугыш вакытында  көчләре дә җитәр-җитмәс көе  олылар белән беррәттән  колхоз кырына  чыккан яланаяклы үсмер кызлар  алар.

       Тупаева Мария Иван кызы бүгенге көндә килене тәрбиясендә яши, бер дә тик торуны белмәс, әле дә хуҗалыкта үзенә эш табып кына тора.” Озак яшәвемнең сере дә  шул хәрәкәттә булуымдадыр,”-ди ул. Мария түти бик” бай”, аның тирәсендә 4 баласы(кызганычка каршы берсе вафат) , 12 оныгы , 7 оныкчыгы, 4 онык  оныгы, ул  аларның һәммәсенең шатлык-куанычларына сөенеп яши.

     Констанинова Анна Егор кызы ялгыз яши, балалары читкә китеп төпләнгәннәр, ләкин һәрдаим әниләренең хәлләрен белешеп, кайтып йөриләр. Ә Анна түтинең көн саен хәлен белешеп , булышып социаль  хезмәткәр Данилова Эльмира Семеновна йөри. Анна түти йорт арасында эшләр эшләп кенә тора, аяклары бик авыртса да, ул гел хәрәкәттә.

 Хәзерге көнгә шөкер итеп,  кабат сугыш афәтләре чыкмаса ярар иде, дип күз яшьләрен тыя алмыйлар алар. Ул еллар бик еракта калсалар да, йөрәкләргә мәңгегә уелган шул.

    Авыл җирлеге рәисе Альмир Зиатдинов юбилярларны котлап  бүләкләр, чәчәкләр тапшырды, аларга тирән рәхмәтен белдерде, саулык-сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International