Мамадыштагы “Мелиорация“ ПМКсы җитәкчесе – чын дустыбыз.

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

#Подпиширодителей#Подпишиблизких акциясе барышында “Мелиорация“ПМКсы җитәкчесе Ринат Сәгыйрь улы Мостафин барысын да уздырды.

Мелиорация“ ПМКсы һәм “Старый мельник“ җәмгыяте коллективларын 2017нче елның беренче яртыеллыгына 70 данә район газетасына яздырды ул. Ринат Сәгыйрович менә унбиш ел чамасы инде үзе җитәкләгән коллектив эшче-хезмәткәрләрен “Нократ“ һәм “Вятка“ газеталарына паодписка белән бүләкләп килә. Урта Кирмән һәм Арташ авылларында яшәүче 100-150шәр кешене дә район газетасына яздырган чаклары булды аның.

“ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыятенең “Нократ“ мәгълүмат-матбугат филиалы коллективы, бу игелекле эшләре өчен, аңа зур рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International