ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Инде җөмһүриятебездә танылып өлгергән “Мөнбәр” татар-дини театры чыгышын район мәдәният йортында 5нче гыйнвар көнне, 09.00 сәгатьтә, тамаша кылырга мөмкин булачак.  Шул ук көнне, биредә районкүләм Мәүлид бәйрәме дә оештырылачак, ди район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев.

Жиң сызганып яңа ел ялларына әзерләнәбез. Район халкы һәм төбәгебез кунаклары 27 декабрь көнне, кичке сәг .6 да, Үзәк чыршы ачылышына чакырыла

Т. Ушма авылының “Дуслык“ спорткомплексында бүген Кыш бабай һәм “Никомол“ҖЧҖ призына ирекле көрәш буенча яңа ел турниры уза.

Мәктәп директоры Илшат Шәйдуллин искәртүенчә, ел да тылсымлы бәйрәм алдыннан сыйныфлар арасында яңа ел бизәлешенә конкурс игълан итәләр икән.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Краснодар краенда булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм игълан итү турында»гы Указга имза салды.

Казанга республиканың төп чыршы бәйрәменә бөтен Татарстаннан 7 меңләп мәктәп баласы җыелган иде. Алар арасында Мамадыш районныннан 37 бала исәпләнә. 

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркы территориясендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. 


23
декабрь, 2016 ел
җомга

21 декабрь көнне Албайда келәү буласы дигән сөенечле хәбәр тирә-як авылларга да килеп җиткән. Яңа чиркәү ачылгандагы келәүдән соң биредә бер тапкыр да керәшенчә келәү булмаган икән. Келәүгә килгәннәр арасында күрше авыллардан да кешеләр бар. 

Уз территорияләрен иң яхшы бизәү буенча шәхси йортлар арасын да да конкурс игълан ителде авыл җирлегендә.


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан синоптиклары 22 декабрь кичендә һәм 23енә каршы төндә һава температурасы тагын да төшәчәге турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International