21 декабрь көнне Албайда келәү буласы дигән сөенечле хәбәр тирә-як авылларга да килеп җиткән. Яңа чиркәү ачылгандагы келәүдән соң биредә бер тапкыр да керәшенчә келәү булмаган икән. Келәүгә килгәннәр арасында күрше авыллардан да кешеләр бар.
Чиркәү чаңын урамнан ишетеп кергән әбиләрнең күзендә сөенеч яше иде... “Кеше тагын да күбрәк булыр иде”, - диештеләр авыл хатыннары, кичтән 40 градус салкын булса, иртән күз ачкысыз буран белән сынады Алла. Олы кешеләрнең күбесе авылдашларын соңгы юлга озатырга киткән. Шулай да җазык әйтеп, өлеш алучылар байтакка җыелды. “И, үзебезнең керәшенчә келәү итүгә җитми инде,- диештеләр әбиләр. - Рәхәтләнеп попка сорау биреп була, ичмасам”. Келәү уздырган отец Геннадий Сизовка рәхмәтләре чиксез иде.