Мәктәп директоры Илшат Шәйдуллин искәртүенчә, ел да тылсымлы бәйрәм алдыннан сыйныфлар арасында яңа ел бизәлешенә конкурс игълан итәләр икән.
Быелгы бәйге шартлары буенча, һәр класс үз кабинетларында бер Кыш бабай белән Кар кызын һәм ким дигәндә 3 чыршы ясарга тиеш булган. Кайберәүләр илһамланып китеп өчне түгел, үз куллары белән 20 ләп чыршы корып куйганнар. Кемдер яшел чыршыны калын-калын китаплардан өйгән, кемдер футбол кырына җәелә торган ясалма паластан ясаган.