Жиң сызганып яңа ел ялларына әзерләнәбез. Район халкы һәм төбәгебез кунаклары 27 декабрь көнне, кичке сәг .6 да, Үзәк чыршы ачылышына чакырыла
27 нче декабрь көнне- Красная Горкада чыршы ачылышы;
28 нче декабрь көнне- Җиңү паркындагы Чыршы ачылышы;
30 нчы декабрь көнне- “Олимп“ боз сараенда яңа ел шоуы көтелә, елга йомгак ясалачак;
31 нче декабрь көнне- район мәдәният йорты коллективы Үзәк чыршы янында яңа ел программасын тәкъдим итәчәк;
2-6нчы гыйнвар көннәрендә- Үзәк чыршы янында район оешма-предприятиеләре чыгышлары каралган;
5нче гыйнвар көнне- районыбыз мөселманнары мәдәният йортына Мәүлид бәйрәменә чакырыла;
7нчы гыйнварда- Раштуа уңаеннан үзәк мәйданда бәйрәм чаралары;
8нче гыйнварда- район мәдәният йортында якшәмбе мәктәбе укучылары “Нух көймәсе“ әкиятен сәхнәләштерәчәкләр.