ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

“ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте үзенең 2016нчы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Медиахолдинг директоры Андрей Кузьмин сүзләренә караганда: “Алдагы 2017нче елны “ТАТМЕДИА“ АҖ “сакчыл оптимизм тоемлавы“ белән каршы ала“. 

Бүген Яңа ел бәйрәмен төрле пиротех- ник эшләнмәләрдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Ләкин аларның янгын чыгарырга “сәләтле“ икәнлеген исебездән чыгармаска иде. Бенгаль утлары, шартлаткычлар куркыныч кебек тоелмаса да, алар да үзләре белән сак булуны таләп итәләр. Шуңа күрә бәйрәмнәр матур, бәла-казаларсыз узсын өчен алдан ук саклык чаралары күрергә кирәк. 


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Югары Сон авылының борынгы һәм яңа тарихы турында китаплар дөнья күрде. Аларның авторлары – Рәмзил Гыйлемханов белән Нурулла Гариф.

Чыршы бәйрәмен өлкәннәр дә көтеп ала, ул алар өчен дә күңелле. Бүген пенсия яшендәге мамадышлыларны да күңел ачарга чакырдылар. 

Халыкның соравы буенча, 29нчы декабрь – пәнҗешәмбе көнне шәһәребездә бәйрәм алды ярминкәсе үткәреләчәк.

Аңа фермерлар килә. Алар күпләп ит һәм сөт продуктлары, башка төрле азык-төлек тәкъдим итәргә җыеналар. Шулай ук, шәһәр предприятиеләре дә катнашырга исәпли.

Ул, гадәттәгечә, иртәнге 7дә башлана.

Рәхим итегез!

Икенче ферма сүзе кайчагында мәзәк тәэсирләр дә тудыра. Районнан читтә үзеңнең Икенче фермада туганыңны әйтсәң, бик күпләр гаҗәпкә калып: “Әниең ник больницада тапмаган?“–дип сорарга да мөмкиннәр. Ничек кенә булмасын, Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина тырышлыгы белән, әлеге бистә цивилизацияләшә бара.

Кыш җитүгә Мамадышта үзеңне сихри әкият дөньясында дип хис итәсең. Традиция буенча, ел саен декабрь аенда һәр оешма–преприятие, учреждение коллективлары территорияләрендә кар сыннары ясарга керешәләр. Әлеге чарадан авыл җирлекләрендәгеләр дә читтә калмый. Шулай ук эшмәкәрләр, ТМШ, шәхси йортларда яшәүчеләр дә территорияләрен бәйрәмгә әзерләүдә зур тырышлык күрсәтәләр. 

Кыш җитүгә Мамадышта үзеңне сихри әкият дөньясында дип хис итәсең. Традиция буенча, ел саен декабрь аенда һәр оешма–преприятие, учреждение коллективлары территорияләрендә кар сыннары ясарга керешәләр. 


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Тагын бер ел шаулап узды, тарих хәзинәсенә тагын бер ел өстәлә. Иске елның соңгы болытлары ап-ак карларны туздырган, Яңа ел бусагабыздан узарга санаулы гына сәгатьләр калып барган чакта, 2016ның нәрсәсе белән истәлекле булуын тагын бер тапкыр барлап үтәсе килә.

Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең өченче утырышы булып узды. Анда барлыгы сигез мәсьәлә тикшерелде. Утырышта катнашучылар агымдагы елда коррупциягә каршы көрәш кысаларында районыбызда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, киләсе елга бурычлар билгеләделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International