Т. Ушма авылының “Дуслык“ спорткомплексында бүген Кыш бабай һәм “Никомол“ҖЧҖ призына ирекле көрәш буенча яңа ел турниры уза.
Җиде районнан килгән 200дән артык спортсмен өч келәмдә көч сынаша. Көрәш мәйданында 2004-2010нчы елгы яшүсмерләр, 2001нче елгы һәм яшьрәк булган кыз балалар бил алыша. Турнирның баш хөкемдары-спорт мәктәбе тренеры Айдар Гатиятуллин.
Ярышның төп иганәчесе-“Никомол“ҖЧҖ генераль директоры Гоар Никогосян сүзләренчә,гаиләләрендә аларның көрәш белән “җенләнүчеләр“ байтак. Мисалга, бертуган абыйсының уллары-Валерий белән Вооружан Никогосян да бүген Кыш бабай бүләге өчен тырышачаклар.
Сүз уңаеннан, турнирга килгән бер бала да бүләксез калмаячак. Һәрберсенә Яңа ел пакетлары хәстәрләнгән. Ә призлы урын алучыларны диплом белән медальләр көтә.