Татарстан синоптиклары көчле суыклар булачагы турында кисәтә

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан синоптиклары 22 декабрь кичендә һәм 23енә каршы төндә һава температурасы тагын да төшәчәге турында хәбәр итә.

Республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында 25 градустан 32 градуска кадәр салкын була. Иртәнге якта һава 18дән 23 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана, диелгән Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International