Бала туу – гаиләдә иң зур шатлыклы вакыйгаларның берсе.

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бала туу – гаиләдә иң зур шатлыклы вакыйгаларның берсе. Беренче баланың беренче документын алу – ата-ана өчен шулай ук бик дулкынландыргыч вакыйга. 26 ноябрьдә Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Митиннар гаиләсендә туган беренче балалары Пелагеяның туу актын тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Егерменче гасырның башларында Пелагея исеме иң популяр хатын-кыз исемнәренең берсе булса, ахыргы 70 ел эчендә Мамадыш тарихында бу беренче исем.

Яшьләр 2006 елда интернеттагы социаль чертәрләрнең берсендә таныша. 3 ел аралашканнан соң Денис Надежданы туган шәһәре Санкт-Петербурга куннака чакыра. Бу очрашу аларның бер-берсенә карата туган хисләре тагын да ныгыта. 3 елдан яшьләр язылыша, нәкъ 9 айдан дөньяга Пелагея аваз сала.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшьләрне котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын, ГХАТ бүлегенең исемле котлау хатын тапшыра, бәйрәмне өлкән буын белән бергә түгәрәк өстәл артында дәвам итәргә баллы күчтәнәчләр бүләк итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International