Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Изге Җир–йөрәк түрендә
2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Бөек Көчнең барлыгына ышанган һәркем кайчан да булса бер, Изге Җиргә сәяхәт кылу турында хыяллана. Борынгы тарихны, христиан мәдәниятен белүчеләр бигрәк тә. Күптән түгел мамадышлыларның бер төркеменә Израиль һәм Палестинага изге сәфәр кылу бәхете елмайды. Ксения Римляныня храмы настоятеле протоиерей Димитрий атакай Морозов үзенең аннан алган тәэсирләре белән бүлеште.
Гайсәнең җирдәге юлы буйлап
Берьюлы өч–иудаизм, христиан һәм ислам диннәрен берләштергән ил хаҗ кылучыларның игътибарын үзенә тарта. Иерусалим, Вифлеем (Иисус Христос туган шәһәр), Назарет (биредә аның яшьлеге узган), Иордан елгасы (биредә чумылдырылган), Галилея, Иерихон тавы, Голгофа... Кыскасы, Библия–Изге Җирдә йөрү өчен иң яхшы сәяхәт китабы. “Мәскәү-Тель-Авив” самолеты белән дүрт сәгать очып, Иерусалимга килеп җиткәннән соң, изге сәфәр кылучыларның шимбә иртәсе Вифлеемны караудан башлана.
–Без җәяү йөрдек,–ди Димитрий атакай.–Иерусалимга Иисус беренче тапкыр Алтын капка аша керә, без дә шул юлны сайладык. Ул вакытта Рим императоры Понтий Пилат хөкеменә дучар ителгәннәрне тоткан Преториядән Хөкем ителү Капкасы Бусагасына кадәр Иисус Христосның кач юлы аша атладык. Күңелләребездә–дога, кулларыбызда–кач. Әлеге тар урамның һәр карышы тарихи: биредә тоткыннарга таш белән атканнар, ә бу тирәдә Ул егылган... Чын урам 12 астарак, без югарыданрак барабыз. Библиядә язылган шәһәр бүген доломит ташы, ком белән капланган. “Энә колагы” буйлап борынгы баскычтан Голгофа өстендәге Византия чиркәвенә аяк басабыз. Менә ул–Үлеп Терелү Храмы–Аның Табуты. Пасха бәйрәмендә Иерусалимнан барлык телеканаллар трансляция алып бара. Шушыннан бит инде. Бәрәкәт Уты да шушында кабына. Дөнья Кедегенә дә җиттек. Биредә Иисус Христосның кул-аякларын аркылы-торкылы агачка кадаклаганнар. Голгофага 20 текә баскыч менгезә. Тәре торган урында көмеш белән каймалган тишек, аны тотып карамый түзеп булмый. Буяу Ташы да ерак түгел. Анда Аның тәнен хуш исләндергәннәр, тукыма белән каплаганнар. Аның Табуты Храмында литургиядә катнашу бәхетенә ирештек.
Мамадыштагы үзебезнең чиркәү исемен йөрткән Изге Ксения Римляныняның куәтенә тап булгач, гаҗәпләнүләренең чиге булмый. Димитрий атакай аңа кагыла. Болар берсе дә юкка түгел, әлбәттә.
Югарыга тауга һәм диңгездән түбәнрәк
Хаҗ кылуның сигез көнендә дә мамадышлылар атмосфера басымы уйнаклавы авырлыкларын үзләрендә тоялар. Бер көн эчендә 800 метр биеклеккә күтәрелергә дә, диңгездән 400 метр түбән төшәргә дә, 32 градуслы эсселеккә, җир асты мәгарәләрендәге суыкка да түзәргә туры килә. Каранталь тавына фуникулерда барырга була, тик хаҗ кылуның төп шарты анда җәяүләп барып җитү шул. Биредә Ул 40 көн ураза тоткан. Бу урын тагын шуның белән күренекле: монастырь эчендә кое бар, аның суы җылы булуга карамастан, беркайчан да бозылмый. Аста хозур күренеш җәйрәп ята–Иордан киңлеге. Ерак түгел генә дөньяда иң борынгы саналучы Иерихон шәһәре. Библиядәге Иерихон торбалары турындагы хикәятне хәтерлисезме?! Иисус Иерусалимга керер алдыннан яңа шәкертләрен таба һәм могҗизалар тудыра башлый. Хаҗ кылучылар Иордан елгасында, Аны Чукындырган урын Вифаварада да чумыналар. Галилея Каннасы, Сион Тавы, Давид Патша Табуты... Иске һәм Яңа Завет–замана “бүген”енә туристлык бизнесы аша үрдерелгән. Адым саен: “Сатып ал, сатып ал!”–дигән сүзләр төрле телләрдә ишетелә. Хаҗ кылучылар монысын да ассызыкладылар.
Рус православиесе
–Ничек аралаштыгыз? Рухи азык тупларга мәдәниятләрнең төрлелеге комачауламадымы?–дип сорыйм атакайдан.
–Җир изге булса да, чит илдә булуыбыз үзен сиздерми калмады, әлбәттә. Телләре башка. Бу шулай булырга тиеш тә. Замана Иерусалимы һәм Библиядә сурәтләнгән борынгы шәһәр–икесе ике нәрсә. Гап-гади сәяхәт һәм хаҗ кылу арасында аерма да зур бит. Безне бик яхшы гид озата йөрде, синхрон тәрҗемә барды. Изге сәфәребез искиткеч итеп оештырылган иде. Без моны югары бәяләдек. Барлык төркемнәр руханилар белән йөри. Һәркемгә догалар тулы “кошелок” таратыла. Һәркем храмнарда үзе теләгән догаларын укыды, язмаларын калдырды. Мамадышыбыз иминлеге өчен бергәләп дога кылды. Нигездә грек-православие гыйбадәтханәләрендә йөрдек. Горненск рус хатын-кызлары монастырендагы Литургияне башкардык, Рус Рухы Миссиясе участогындагы монастырьда да булдык. Без Иисус Христос һәм Изге Апостолларның җирдәге тормышы, яшәеше булган изге Израиль һәм шул Палестина рухын тоярга, аны үз хисләребезгә сеңдерергә омтылдык. Хәзер барыбызда да бер генә теләк–“чайпалдырмаска” иде!
Наталья Якимова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле!
Ниһаять, кыш килде: якты, күңелле! Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы күңел ачулар» исеме астында күңеллле бәйрәм узды.
15
декабрь, 2025 ел
#Татарстандакыш күптән старт алды һәм, ниһаять, Мамадышка да килеп җитте бугай.
Декабрьнең икенче яртысында ешрак очрашсаң, кочаклашсаң һәм ихлас теләкләр белән уртаклашсаң җылырак булачак.
ЭФИРДА ОПЕКА: Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадыш районының хәзерге һәм булачак опекуннары һәм попечительләре өчен Онлайн-консультация
Мамадышта балык тоту буенча традицион турнир узды.
Ул Фәргат Гаянов исеменә багышланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз