Мини-футбол. Кодир Мамонов җитәкчелегендәге “Олимп-2001- 2002“ командасы Аксубайдан көмеш медаль белән кайтты. Биредә узган бәйгеләргә җөмһүриятебезнең иң көчле унбер коллективы җыелган иде. Алар өч төркемгә бүленеп уйнадылар. Безнекеләр үз төркемнәрендә Казан футзалчыларын – 4:0, бөгелмәлеләрне 3:0 исәбе белән бирелдереп, ярымфиналга чыктылар. Бу стадиядә алар Әгерҗе командасының нык каршылыган очрыйлар. Финалга чыгу мамадышлыларның көндәшләре капкасына керткән бер туп хәл итә. Хәлиткеч уенда “Олимп“ Яр Чаллы командасына җиңелергә мәҗбүр була. Беренчелек нәтиҗәләре буенча, безнең Айрат Хәбибуллин (шәһәрдәге –нче санлы мәктәптә укый) – иң яхшы уенчы, Максим Шандренков капкачы исемнәренә лаек булалар. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, Максим хоккей буенча тренер Марсель Баһаветдинов шәкерте. Ул хоккей командасында да төп капкачы булып тора. Хәер, башка хоккейчылар да җәйләрен футбол командалары составларында төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә районыбыз данын яклыйлар.
Әле күптә түгел генә Руслан Мамоновның 1997нче елда туган һәм өлкәнрәк яшьтәге уенчылары Алабугада Татарстан беренчелеген отып кайттылар.
Волейбол. Алия Фәтхуллина исеме дә спорт сөючеләр өчен яхшы таныш. Аның да гомере бик иртә өзелде. Мәктәптә укыган чорларда волейболны аеруча яратты ул. Район җыелма командасы составында төбәгебез данын яклап, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашты. Исемен мәңгеләштерү нияте белән аның истәлегенә волейбол ярышлары уздыру күркәм традициягә әверелде. Быел ул унынчы мәртәбә үткәрелде. Район мәгариф бүлегенең “Өмет стартлары“ бәйгеләре кысаларында оештырылган быелгы турнирда база, авыллардагы урта һәм тулы булмаган урта мәктәпләрнең 1999нчы һәм 2000нче елларда тугган кызлар һәм малайлар командалары башта зоналарда иң көчлеләрне барладылар. Беренче төркемгә караган белем бирү учреждениеләре арасында Красная Горка мәктәбенең – малайлар, шәһәрдәге (нче санлы мәктәпнең кызлар командалары җиңүчеләр булдылар. Авылларда урта белем бирү учреждениеләрендә укучыларның үз зоналарында җиңгән коллективлары шәһәрдәге 2нче санлы лицейда очраштылар. Унөч-ундүрт яшьлек кызлардан Урта Кирмән, малайлардан Югары Ушма волейболчыларына тиңнәр булмады.