Якшәмбе көнне Түбән Ушмадагы спорт комплексында Ринат Муллаәхмәтов истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык район беренчелеге узды. Анда Мамадыш районы иреклеләреннән тыш, Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Балык Бистәсе, Менделеев шәһәрләреннән килгән 1999-2000, 2001 һәм 2003нче елларда туган яшүмер кызлар һәм малайлар катнашты.
Ринат Муллаәхмәтов үзе исән булса, районыбызда спортның әлеге төре Мамадыш шәһәре белән генә чикләнмәвенә сөенер иде. Соңгы елларда ирекле көрәш белән төбәгебезнең Пятилетка бистәсендә, Түбән Һәм Югары Ушма, Шәдче, Көек-Ерыкса авылларында да шөгыльләнәләр. Берара бу төрдән тотрыклылык булып алган иде. Бүген көрәш залларында Ринат исән чактагы җанлылык сизелә. Моннан чирек гасыр элек дөньяга килә ул. Красная Горка урта мәктәбенең 4нче сыйныфында укыганда әтисе Рәис аны спорт мәктәбенә алып килә. Биредә тренер булып эшләүче Илшат Шәйдуллин малайның беренче күнегүләрдән үк сәләтле буласын чамалап ала. Чыннан да, Ринат келәмдә үзенең үҗәтлеге белән башкалардан аерылып тора. Зуррак сыйныфларда укыганда беренче уңышлар яулана башлый. Алар район чикләрен узып китәләр. Берничә мәртәбә Татарстанда үз авырлыгында беренчелекне бирми егет. Россия күләмендәге бәйгеләрдә дә призлы урыннар яулау бәхетенә ирешә. Спортның билбауларда көрәш буенча төре популярлашып киткәч, монда да сынатмый Ринат. Халыкара турнирларда Россия җыелма командасы составында беренче-икенче урыннарны яулый. Унберенче сыйныфта укыганда, спорт мастерлыгына кандидат номативын үти. Кызганычка каршы, юридик белем алган егетнең гомере моннан ике ел элек автоһәлакәтттә фаҗигале төстә өзелә.
Аның истәлегенә шундый турнир оештыруны хупларга кирәк. Бу бер яктан районыбыз спорты дөньясында тирән эз калдырган шәхесне хөрмәтләү булса, икенче яктан яшь спортчыларга келәмнәрдә тәҗрибәләрен арттырырга мөмкинлек бирә. Бәйгеләр барышында Ринатның дуслары белән дә сөйләшергә насыйп булды.
Руслан Сабитов:
–Мин аның белән икенче сыйныфтан бергә укый башладык. Ринат кечкенәдән үк безнең арада чын лидер иде. Менә дигән оештыру сәләтенә дә ия иде ул.
Илдар Хафизов:
–Аның үлемен без барыбыз да авыр кичердек. Ә бит хыяллары зурдан иде бит аның. Укыган чагында ул сыйныфташлар өчен җан атты. Мәктәпне тәмамлагач та, хәлләребезне белешеп тордык. Мамадышка кайткан саен спорт мәктәбенә сугылмыйча калмый иде.
Ярышларга килгәндә, 181 “ирекле“ унтугыз үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Җиңүчеләргә, призлы урыннар алучыларга бүләкләр тапшырылды.